Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Көнүзәк
19 Ноября 2020, 06:37

Өйләнергә түгел – укырга телим!

Күптән түгел Башстат кы-зыклы мәгълүмат бастырды

Күптән түгел Башстат кы-зыклы мәгълүмат бастырды. Баксаң, соңгы елларда Башкортстан халкы арасында никахка керүчеләрнең уртача яше шактый арткан. Хәзер ир-атлар 28,7 яшьтә өйләнүне хуп күрә, хатын-кызлар 26,4 яшьтә кияүгә чыга. Элек бу күрсәткеч ир-атлар арасында – 25, хатын-кызлар арасында 23 яшьтән артмый иде. Туймазы районында бу җәһәттән ничек соң? Шушы сорау белән Туймазы шәһәрендә дәүләт статистика бүлеге начальнигы Алла Вилдановага мөрәҗәгать иттек.
— Безнең район буенча статистика шундый: ир-атлар гаилә коруга – 28, хатын-кызлар 25 яшьләр тирәсендә әзер. Элекке елларга караганда бераз соңрак, әлбәттә. Хәзерге яшьләрнең башта һөнәр белеме алу, мөстәкыйльлеккә һәм матди бәйсезлеккә ирешү теләгенә бәйле бу.
— Бүген безнең җәм-гыятьтә никахсыз һәм өйдәш булып яшәүгә җиңел карыйлар, – дип дәвам итә сүзен Вилданова. – Бәлки, нәкъ шуңа да яшьләр үзен Гиминей төене белән бәйләргә ашыкмыйдыр. Шуңа карамастан, 2019 елда 760 туймазылы бу адымга барган. 30 яшькәчә 394 ир-егет һәм 479 гүзәл зат никахка кергән. Димәк, балалар да бераз соңрак туачак. Бүген беренче баланы – 26, икенчесен 29 яшьтә табалар. Өченчесе инде 32 яшьләрдән соң пәйда була.
2019 елда районда 1284 сабый дөньяга килгән. Никахтан тыш 193 бала туган, шуның 105ен 30 яшькәчә никахсыз хатын-кыз тапкан. Балигъ булмаган әниләрдән – 13, 18-19 яшьлекләрдән – 30, 20-24 яшьлекләрдән – 227, 25-30 яшьлекләрдән 512 бала туган.
Фото: www.puradm.ru
Читайте нас