Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Көнүзәк
17 Ноября 2020, 07:35

Үзәккә яңа җиһаз кайтачак

Былтыр ГТО тапшыру үзәге таләп-күрсәткечләр тапшыру һәм спорт фестивальләрендә катнашу буенча югары нәтиҗә күрсәтте

Былтыр ГТО тапшыру үзәге таләп-күрсәткечләр тапшыру һәм спорт фестивальләрендә катнашу буенча югары нәтиҗә күрсәтте. Шул уңайдан республиканың 22 үзәге исәбендә ул күчмә спорт җиһазы сатып алуга 315 мең сум алган. Моннан тыш, кирәк-ярак сатып алуга район бюджетыннан да акча бүленгән. Шул акча исәбенә озакламый бирегә пневматикалы винтовкалар, озынлыкка сикерү өчен келәмнәр, томыру өчен снарядлар, идәннән күтәрелү өчен платформа, туплар, секундомерлар кайтачак.
Былтыр ГТО таләпләрен 4347 туймазылы тапшырган, шуның 280е ГТОның алтын, 702се – көмеш, 559ы бронза билгегә лаек булган.
Фото: polevskoy.ru
Читайте нас