Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Дождь
Көнүзәк
17 Ноября 2020, 07:32

“Дөгедән” аккош

“Кандракүл” табигать паркы хакимияте бишенче ел рәттән район күләмендә балаларның “Аккош күле” иҗат эшләре бәйгесе үткәрә

“Кандракүл” табигать паркы хакимияте бишенче ел рәттән район күләмендә балаларның “Аккош күле” иҗат эшләре бәйгесе үткәрә. Бу юлы анда 18 балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре катнашты. Алар 400дән артык эш тәкъдим итте. Күбесендә өлкәннәр ярдәме сизелә, әлбәттә, әмма бу аларның әһәмиятен киметми.
Балалар һәм аларның әти-әниләре эшләрен күңел биреп башкарган. Алар фотолар, рәсемнәр, кәгазьдән, пластик, агач, атластан эшләнмәләр ясаган. Хәтта кипкән үлән, он һәм дөге дә кулланылган.
Барлык эшләрдән оешма бинасында күргәзмә оештырылган, алдынгы эшләр исә төрле бүлектә дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләнгән.
Табигать паркының экология-мәгърифәт эше методисты Ирина Сабирова сүзләренә караганда, аккошлар – Кандракүлнең горурлыгы. Юл уңаенда күлгә 300ләп кош төшеп ял итә, кайберләре анда салкыннарга кадәр яши, бала чыгара. Мәсәлән, быел бер пар аккош тугыз бәбкә чыгарган.
Фото: fb.ru
Читайте нас