Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Көнүзәк
12 Ноября 2020, 07:45

Кранда су бетмәячәк

Серафимовкалыларның йортларына һәм фатирларына су Тукай суҗыйгычыннан килә, ул авылдан кимендә 30 километр ераклыкта урнашкан

Серафимовкалыларның йортларына һәм фатирларына су Тукай суҗыйгычыннан килә, ул авылдан кимендә 30 километр ераклыкта урнашкан. Магистраль һәм урам суүткәргечләре нык тузу сәбәпле, биредә халыкны су белән өзеклексез тәэмин итү җәһәтеннән даими мәшәкать туа.
Су тәэминаты системасын ремонтлау ике ел дәвам итә. Мәсьәлә ахыргача хәл ителмәгән әле, әмма алга китеш бар. Аның бер өлешен Башкортстан Республикасының Максатлы җәмәгать программалары фонды исәбенә хәл итүгә ирешкәннәр – 2018-2020 елларда 5,3 км магистраль суүткәргеч җентекле ремонтланган. Бу эшне ел ахырына төгәлләү күздә тотыла.
Суүткәргеч-канализация хуҗалыгын агымдагы хезмәтләндерү белән шөгыльләнгән “Водоканал Серафимовка авылы” җәмгыяте зур эш башкарган. Аның белгечләре 20нче кварталда 0,4 км сүүткәргеч ремонтлауны төгәлләгән, Ленин – Губкин урамында суүткәргечне боҗралаган.
Фото: smolnarod.ru
Читайте нас