Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Көнүзәк
9 Ноября 2020, 06:42

Тату күршеләрнең ихатасы да күркәм

Туймазыда республиканың «Башкортстан ихатасы» программасы кысаларында эшләр төгәлләнә

Быел республиканың «Башкортстан ихатасы» программасы кысаларында бездә 11 ихата биләмәсе төзекләндерелде, шуның алтысы – шәһәрдә. "Яшь-ләр" төбәгендә күләмле эш башкарылды. Төбәкнең 11, 17, 18, 20, 21нче, күрше Салават Юлаев урамындагы күпфатирлы 69, 71нче йортларда яшәүчеләр программа уңайлылыкларыннан файдалана. Биләмәләрне төзекләндерүгә кимендә 28 миллион сум юнәлтелде.
– Безнең чәмлеләр төркеме фатирлар буйлап йөреп, “Башкортстан ихаталары” программасында катнашуга ризалык турында имза җыйганда күпләр ихатабызны тоташ төзекләндерүгә ышанып та бетмәде, – ди "Яшьләр" төбәгендәге 11нче йорт комитеты рәисе Ирина Кадымова. – Аның каравы, хәзер балалар да, өлкәннәр дә шатланып туялмый.
Быелдан ихаталар тоташ төзекләндерелә. Балалар һәм спорт мәйданчыклары корудан тыш юлларны асфальтлау, машина калдыру урыннары җиһазлау, яктылык кору, яшелләндерү, видеокамералар урнаштыру каралган. "Яшьләр" төбәгендә болар барысы да башкарылган.
Читайте нас