Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Көнүзәк
2 Ноября 2020, 06:34

Монда “корона"га урын юк

Район гәзите хәбәрчесе тимер юл вокзалында эпидемиологиягә каршы таләпләр үтәлешен тикшерде

Аларны, шул исәптән, дружиначылар һәм ирекле ярдәмчеләр үткәрәчәк. Шушы көннәрдә “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова “Вируслы кискен тын юллары авырулары һәм грипп баш кузгаткан чорда COVID-19 таралу хәвефен киметү буенча өстәмә чаралар турында”гы карарга кул куйды, аның кысаларында илебезнең барлык җәмәгать урыннарында битлек режимы кертелә. Хәзер, мәсәлән, кеше җәмәгать транспортында яки кибеттә битлексез йөрсә, аңа 200 мең сумгача штраф яный.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук Коронавируска каршы чаралар турындагы указга төзәтмәләр кертте, шуңа ярашлы рәвештә халык күп җыелган урыннарда битлек режимын тикшерү көчәйтелә.
Илдәге катлаулы эпидемиология хәл-вакыйгаларына карамастан, кешеләр тимер юл хезмәтләреннән файдаланудан туктамый. Кемдер эшкә юл тота, кемдер – кунакка, өченчеләре – ялга. Шуңа күрә “Туймазы хәбәрләре” гәзите хәбәрчесе бу күрсәтмәләрнең гамәлдә ни рәвешле үтәлүен ачык-лау өчен тимер юл вокзалына китте.
...Ишеккә тотыну белән үк “Битлексез керү тыела” күрсәткече күзгә ташлана. Эчкә кергәч – стенада йогышсызландыручы сыекча салынган автомат дозатор күрәсең, аңардан һәркем файдалана ала. Ишек алдында мине тимер юл хәвефсезлеге каравылы хезмәткәре каршы алды. Битлегем булуына инангач, ул әдәпле генә итеп бирегә килүемнең максатын сорады. Аның өстәлендә дә йогышсызландыру чарасы салынган сиптергеч тора. Әгәр кергәндә онытылып яки башка сәбәпләр нәтиҗәсендә кулны йогышсызландырмасаң, өстәлдәгесеннән файдаланырга була.
Минем арттан кергән ханым битлеген өйдә онытып калдырудан зарланды. Аңа шундук бер тапкыр куллану өчен тәгаенләнгән битлек тоттырдылар һәм мәсьәлә хәл ителде.
Вокзалда халык күп түгел. Берничә кеше кассага чират тора. Өелешмәгәннәр, ара саклана. Шөкер, идәнгә 1,5 метр саен билге сугылган. Пассажирларны хезмәтләндерүче кассир шәхси хәвефсезлек чараларында утыра. Гомумән, юлымда очраган хезмәткәрләрнең барысы да вокзал биләмәсе буенча битлек һәм перчаткадан хәрәкәт итте. Элемтә чарасы буенча ягымлы хатын-кыз тавышы әледән-әле “Роспот-ребнадзор” киңәшләрен үтәүне, битлек кию һәм җәмәгать арасы саклауны таләп итте.
Күршедәге залда берничә кеше сабыр гына үз поездын көтеп утыра иде. Шул исәптән – ирле-хатынлы Әхмәтовлар, алар Санкт-Петербургка туганнарына җыенган. Сиптергеч ярдәмендә йогышсызландыру чарасы бөркегән хезмәткәрнең эшен кызыксынып күзәтте алар.
— Афәрин егетләргә, – дип соклануын яшермәде гаилә башлыгы. – Вокзалда чиста, тәртип, авыру йоктыру ихтималына юл куелмый.
Тимер юл вокзалы начальнигы Александр Парафило аңлатуынча, вокзалда сәгать саен юешләп сөртү-юу чаралары күрелә. Моннан тыш, атнага бер тапкыр Уфадан махсуслашкан “Дезинфекцияләү үзәге” җәмгыяте оешмасы вәкилләре килә һәм вокзал бинасын өстәмә эшкәртә. Әйтергә кирәк, биредә битлек режимын тикшерү буенча даими рейдлар уза. Законнан тайпылучыларга штраф яный. Дөрес, гадәттә тикшерүчеләр эшне зурга җибәрмәскә тырыша, башта кисәтү максатында әңгәмә үткәрә. Һәм җавапсыз бәндәгә битлек тапшыра.
Читайте нас