26 октябрьдән күп-тармаклы үзәкнең барлык филиал һәм бүлекләре алдан язылу режимында эшли. 8 (34782) 5-16-00; 8-927-33-33-100; 8 (347) 246-55-33 телефоннары, сәхифәдәге онлайн-консультант, «Мои документы» мобил кушымтасы аша яисә Дәүләт хезмәтләре сәхифәсендә язылырга була.
Ресепшенда шәхесне раслаучы документ, алдан язылганда бирелгән пин-кодны күрсәтү зарур. Өченче затларның гариза бирүченең мәнфәгатьләрен яклау хокукын раслаучы ышаныч кәгазе яисә документы булырга тиеш. Алдан язылганда күрсәтелгән хезмәттән башка хезмәт күрсәтү соралса, хезмәтләндерүдән баш тартачаклар.
Әзер документлар чират буенча биреләчәк. Бирегә килүчеләр битлек һәм перчаткада булырга тиеш. Офиска билгеләнгән вакыттан 30 минут алда гына килергә кирәк.