Башкортстан Торак-үткәр-гечләр министрлыгы мәгълүматлары буенча быел республиканың подъездларны тоташ ремонтлау программасы 96 процентка үтәлгән. Гомумән алганда төбәктә кимендә ике мең подъездны яңарту күздә тотылган, шуларның 75ендә эш төгәлләнмәгән.
Туймазы районы хакимияте башлыгының торак-үткәргечләр хуҗалыгы буенча урынбасары Булат Хәлиуллин хәбәр итүенчә, быел подъездларны ремонтлау тизлеге һәм сыйфаты үткән елгыларга караганда шактый яхшырак. Бүген ремонт төгәлләнгән дияргә була. Күпчелек йортларда эшне кабул итү беркетмәләренә кул куелган, әмма кайберләрендә кимчелекләрдән арынасы бар әле. Бу эшне йортларда яшәүчеләрдән кала, идарәче компания инженерлары да күздә тота. Хәер, үткән елга чагыштырганда (ул вакытта исә күптән түгел ремонтланган стеналарны кабат куптарып, яңадан сыларга-акшарларга туры килде), быелгылары артык зыянлы түгел. Без подъездлары ремонтланган берничә күпфатирлы йортка сугылдык.
— Элек безнең ишегаллары коточкыч хәлдә иде, – ди Пугачев урамындагы 22нче йортта яшәүче Юлия Исхакова. – Хәзер аны танырлык та түгел: ремонт барышында стеналар сыйфатлы итеп акшарланды һәм буялды, ишекләр, почта әрҗәләре алыштырылды. Тик идәннәр генә иске: безгә аларны яңарту ремонт сметасына кермәвен аңлаттылар.
Ленин проспектындагы 9а йортында яшәүчеләрнең канәгатьсезлек белдерергә сәбәбе бар.
— Стеналарны сыйфатлы ремонтлаганнар, сүз дә юк – тигез акшарланган-сыланган, әйбәтләп буялган... Әмма идәнгә күз төшү белән кәеф кырыла. Икенче кат мәйданчыгында идәннәр шөкәтсез. Әйтерсең лә ремонт һаман төгәлләнмәгән, – ди шушы йортта яшәүче Наталья Чигирева. – Тимер ишек урнаштырдылар – ул авырлык белән генә ябыла һәм йозагы да ахыргача бикләнми. Йозак белән ишек арасындагы ярыктан урам күренеп тора: кыш көне кар тулачак, келәсе исә бозланып катачак. Урнаштырырга вәгъдә итсәләр дә, хәрәкәткә тәэсир итүче датчик юк. Нәтиҗәдә подъездда ут тәүлек әйләнәсенә яна. Йортта яшәүчеләргә электр өчен уртак йорт ихтыяҗлары бәясе элеккегедән икеләтә артык килде. Башкаручыларга дәгъваларыбызны белдерлек, әмма үзгәрешләр һаман юк.
Ленин проспектындагы 5нче йортта яшәүче Лиза Котышева үзе дә гомер буе буяучы булып эшләгән, шуңа күрә сыйфатлы эшнең нинди булырга тиешлеген яхшы белә. Буялган һәм акшарланган стенадан канәгать ул. Ә менә баскыч һәм стена арасындагы ярыклардан – юк. Беренче катта, анда гадәттә бала бишекләре урнаштырыла, идәнне тигезләп булышканнар, әмма ул әледән үк цемент тузаны өеменә әверелгән.
— Мин ремонтчыларга: “Чимал бирегез, идәнне үзем тигезлим дидем”, – ди Лиза Хәниф кызы. – Эшкә тотынгансың икән инде җиренә җиткереп куярга кирәк. Мондый кимчелекләр белән эшне кабул итү беркетмәсенә кул куймаячакбыз.
Халыкның болай эшләргә хакы бар: эш башкаручы оешма белән подъезд буенча сайлап куелган вәкил, идарәче компания, муниципалитет хакимияте һәм купфатирлы йортлардагы уртак милеккә җентекле ремонт буенча төбәк операторы тарафыннан эшне кабул итү беркетмәсенә кул куелгач кына исәпләшәләр. Подрядчылар эш сыйфатына биш ел гарантия бирә.