2020 елның 1 июленнән торак бина һәм үткәргечләр хезмәтләренә түләүләр өчен айлык акчалата компенсацияне (ЕДК) исәпләп чыгару тәртибе үзгәрде. Халыкта шуңа бәйле байтак сорау туды.
22 октябрьдән “Бердәм Русия”нең төбәк башкару комитеты карамагындагы колл-үзәк белгечләре халыкның бу мәсьәләгә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк. Колл-үзәкнең 8-800-201-89-03 телефонына шалтыратып, һәркем үзен кызыксындырган мәгълүматны алачак: түләүләр кемгә тәгаенләнә, аларны ничек дөрес исәпләргә, кая мөрәҗәгать итәргә.