Борчуга калган гәзит укучыларыбыз «ВКонтакте”дагы төркемебез аша “Туймазы хәбәрләре” гәзите редакциясенә мөрәҗәгать итте. Илчембәт авылыннан ерак түгел Ык елгасы белән күл арасындагы дамба янында тирән траншея казыганнар. Авыл халкы тора-бара Ык елгасының аны юдыруын, ташу вакытында авылның кайбер урамнарына су басу хәвефе янау җәһәтеннән борчылуын белдерде.
Илчембәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рим Гыйниятуллин аңлатуынча, Илчембәт авылының бер төркем чәмле әгъзалары кибеп баручы күлне тергезү белән шөгыльләнә. Аны ләмнән тазартканнар, озакламый аңа балык җибәрергә ниятлиләр, моның өчен 100 мең сум җыелган инде. Чокылган траншея исә – күл терлеген кышлату өчен канау ул.
Редакция район хаки-миятенә мөрәҗәгать иткәннән соң төбәк хакимияте вә-килләре дамба янына Халык хәвефсезлеге идарәсе белгечләрен җибәрде. Алар объектны тикшереп, аңа җимерелү-ашалу хәвефе янамавын белдерде.