Хаклы ялга чыкканнан соң пенсионерларның күбесе үзен тормыш арбасыннан төшеп калгандай тоя. Моны аңлаган предприятие һәм оешма җитәкчеләре алар өчен әледән-әле коллектив белән очрашулар үткәрә, хәйрия ярдәме күрсәтә. Район гәзитенә яздырып, предприятие ветераннарына район һәм республикадагы вакыйгалардан хәбәрдар булырга ярдәм итүчеләр дә бар. Мәсәлән, 2021 елга 240 пенсионерын гәзиткә яздырган “Водоканал Туймазы шәһәре” җәмгыяте директоры Рамил Булатов. “Туймазы җылылык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Альберт Вәлиәхмәтов предприятиенең шулкадәр үк пенсионерын ярты елга гәзитле иткән.
Ветераннарын алты айлык абонемент белән сөендерүчеләр исәбендә “Башкортстан” кунакханәсе директоры Ришат Гәрәев (41 данә), “Туймазы районы һәм Октябрьский шәһәре ветеринария станциясе” оешмасы начальнигы Илгиз Насыйбуллинны (28) билгеләп үтү зарур.
“Пакер” фән-сәнәгать фирмасы җитәкчесе Марат Нагуманов (9 данә), “Җентекле төзелеш идарәсе” предприятиесе җитәкчесе Әмир Әхмәлетдинов (10), “Туймазы АПКсы” җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Саниев (16), “Башкиравтодор”ның Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе начальнигы Раил Хаҗиев (52) бер еллык абонементлар бүләк итте.
Гәзиткә яздыру уңаеннан беренчелек “Туймазытехуг-лерод” җәмгыяте җитәкчесе Фәүзир Тимербулатовта – ул предприятиенең 127 пенсионерын һәм 232 хезмәткәрен яздырган. Реклама.