Районда хәрби-тарихи фестиваль узачак. 3 октябрьдә көндезге сәгать 12дә Райман авылы янында совет һәм немец гаскәрләренең кыр лагерьлары урнашачак, хәрби техника һәм экспедицияләр вакытында эзтабарлар тарафыннан ачыкланган ядкәрләр күргәзмәсе эшләячәк.
Фестивальнең төп вакыйгасы – 1943 елда совет гаскәрләре тарафыннан Днепр елгасын кичү алышын хәрби-тарихи тергезү. Бу алышта якташыбыз – Советлар Союзы Герое Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдинов катнашкан. Тамашага 150 реконструктор җәлеп ителәчәк.
Мотокроссчылар күргәзмә узышлар оештырачак, җәядән ук ату буенча осталык дәресе узачак, иҗат коллективлары, рок- һәм кавер-төркемнәр чыгыш ясаячак.
Чара үтәсе көнне 11.00-17.00 сәгатьләрдә Туймазы-Кәкребаш юлы ябылачак (Өсән елгасы күпереннән Райманның Үзәк урам башына кадәр). 6+