Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Көнүзәк
25 Сентября 2020, 11:24

Район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды

Бишенче чакырылыш Туймазы районы муниципалитет-район Советының беренче оештыру утырышы үтте.

Бишенче чакырылыш Туймазы районы муниципалитет-район Советының беренче оештыру утырышы үтте. Утырыш эшендә район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, БР финанс министры урынбасары Зинур Бакиров катнашты.
Депутатлар муници-палитет-районның төбәк сайлау комиссиясе рәисе Генадий Алчинов бәян иткән үткән сайлау йомгакларын игътибарга алды. Район Советы рәисе итеп Раил Гафаров тәгаенләнде. Аның урынбасары – Юрий Антонов. Шулай ук Советның даими комиссияләре составлары һәм аларның җитәкчеләре расланды.
Депутатлар башка оештыру карарлары да кабул итте. Утырыш ахырында аларга таныклык һәм түш билгесе тапшырылды.
***
Бишенче чакырылыш БР Туймазы районы муниципалитет-район Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе Советы депутатларының беренче утырышы үтте.
Муниципалитет-район-ның төбәк сайлау комиссиясе рәисе Генадий Алчинов җыелучыларга үткән сайлау йомгаклары турында бәян итте. Депутатлар шәһәр Советы рәисе итеп 11нче сайлау округыннан депутат Флорид Терегуловны сайлады. Аның урынбасары – 8нче округтан сайланган Нурислам Сәлимгәрәев. Шулай ук Советның даими комиссияләре составы һәм аларның җитәкчеләре расланды.
gornoaltaysk.ru
Читайте нас