Туймазы хәбәрләре
+22 °С
Ясно
Көнүзәк
22 Сентября 2020, 06:38

Яшелчәгә ихтыяҗ зур иде

Шимбә көнне шәһәр мәйданында көзге ярминкә үтте

Шимбә көнне шәһәр мәйданында көзге ярминкә үтте. Анда авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукциясен тәкъдим итте. Шунда ук камыр ризыкларына тиенергә, төбәк умартачылары балын тәмләп карарга һәм сатып алырга була иде.
Халык суган, кишер, кәбестә һәм бәрәңгене капчыклап алды. Азык-төлекне гадәттә күпләп алмаучылар да бу юлы читтә калмады, чөнки ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция тазә, бәяләр кулай иде. Барлыгы 9 тонналап авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды. Уртак керем кимендә бер миллион сум тәшкил итте.
Якшәмбе көнне ярминкә Кандра авылында үтте.
Киләсе ялларда да районда ярминкәләр үткәрү күздә тотыла. 26 сентябрьдә сәүдә рәтләре шәһәр мәйданында оештырылачак. 27 сентябрьдә Серафимовкада (Совет мәйданы, 5), Собханкулда (Черняев ур.,3) узачак.
Ярминкәләр 10.00-15.00 сәгатьләрдә эшли, катнашучылар иртәнге сәгать 8гә җыела.
Фото: sun9-71.userapi.com
Читайте нас