Бу көнне шәһәрне җыештырырга, көрәк, себерке һәм тырмалар тотып, 35 предприятие һәм оешма вәкилләре чыкты; чүп һәм коелган яфракларны чыгаруга кимендә 27 берәмлек техника җәлеп ителде.
Һәр тармак үзенә беркетелгән биләмәне җыештырды. Мәсәлән, Туймазы педагогия колледжы хезмәткәрләре Островский урамында бордюрларны чистартты һәм чүп җыйды, Ленин проспектында исә “Туймазы электр челтәрләре” җәмгыяте эшчәннәре яфрак тырмалады. Шәхси эшкуар Нәфыйковның эш башкаручы оешмасы өмәдә күптән түгел сатып алган җиһаз – яфракҗыйгычтан файдаланды. Шулай ук шәһәрдән чыккан төбәкләр җыештырылды.
Бу көнне шәһәрнең идарәче компанияләре эшчәннәре дә чәмле эшләде: алар йорт яны биләмәләрендәге агач ботакларын кисте, балалар мәйданчыкларын себерде.
Шәһәр хакимияте хезмәткәрләре берьюлы өч миләш сукмагы утыртты: Чапаев урамында, Комаров урамындагы яңа балалар бакчасы янында һәм 3нче төзелеш фирмасы хакимияте бинасы янындагы тротуар буенда. Барлыгы 130 төп күләмле агач утыртылды. Әйткәндәй, Комаров урамындагы балалар бакчасы янына агачлар утыртканчы, акландагы чүпне җыештырып, 20 машина кара туфрак китерелде.
Районда агач утырту дәвам итәчәк. Мәсәлән, 26 сентябрьдә Туймазы районында “Җиңү урманы” чарасы узачак, аның кысаларында Туймазы сусак-лагычы буенда 5000 төп нарат утырту (Атнагул авылы янында) күздә тотыла. Шулай ук күләмле агачлар утырту эше дә дәвам итәчәк, шул исәптән туймазылылар – Советлар Союзы Геройларына атап тагын бер сукмак пәйда булачак.