Дүшәмбе Башкортстан хөкүмәтендәге киңәшмәдә ягып җылыту чорын башлау турында сүз булды. Аны 21 сентябрьдә башлап җибәрү күздә тотыла.
Исегездә булса, үзәктән җылы бирү урамда һава температурасы биш көн дәвамында 8 градус җылыдан артмаса гына башлана. Синоптиклар фаразларына караганда, мондый һава торышы 20 сентябрьдән соң урнашачак. Әмма безнең районның үткәргечләр хезмәтләре аны көтмәгән, сишәмбедән казанлыкларны эшкә куша башлаган.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин сүзләренә караганда, беренче чиратта кешеләрне тәүлек әйләнәсенә кабул иткән дәвалау оешмаларын, җәмәгать объектларын, махсус оешмаларны хезмәтләндерүче казанлык-лар эшли башлаячак. Бу мәшәкатьле эш, ул берничә көнгә сузылачак. Шуңа күрә йортлар һәм офисларга җылы әкренләп биреләчәк.