Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Дождь
Көнүзәк
15 Сентября 2020, 07:34

Яшьләр клублары, түгәрәкләр, секцияләр, үзәкләр эшли башлый

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республика биләмәсендә яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе янау сәбәпле “Югары әзерлек режимы кертү турында”гы Указга үзгәрешләр кертте.

Яңа төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, 15 сентябрьдән яшьләр клублары, түгәрәкләр, секцияләр, үзәкләр эшли башлый. Документта шулай ук Русия футбол Премьер-лигасы, Континенталь хоккей лигасы һәм 2020/2021 ел сезонының һөнәр осталары-спорт командалары арасында Русия чемпионатының башка матчларын үткәрү тәртибе дә бәян ителгән. Аларны санитария-эпидемиология таләпләре катгый үтәлгән һәм тамашачы трибуналары яртылаш тулган очракта гына үткәрергә рөхсәт ителә. 18 яшьтән өлкән спортчылар өчен Русия Федерациясе Спорт министрлыгы ярышларының календарь планына кертелгән рәсми физкультура һәм спорт чаралары тергезелә.
Фото: o-krohe.ru
Читайте нас