Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Ясно
Көнүзәк
15 Сентября 2020, 07:31

Сайлаган юлдан тайпылмаска!

Республикада Бердәм тавыш бирү көне үтте

Үткән якшәмбедә Туймазы районы халкы муниципалитет-район һәм шәһәр биләмәсе Советларына депутатлар сайлады. Моннан тыш, Кандра, Собханкул, Бишкурай авыл советлары авыл биләмәләре Советларына депутатлар өстәмә сайланды. Сайлауга килү 60,96% тәшкил итте.
Теләге булганнар алдан да тавыш бирәлде. Бу хокуктан, районның Төбәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, кимендә 28 мең кеше файдаланган яки муниципалитеттагы сайлаучыларның 30,36 проценты.
Туймазы медицина колледжының өченче курс студенты Лилия Гатауллина төбәк үзидарәсенең вәкаләтле оешмаларына депутатлар сайлауда беренче тапкыр тавыш биргән.
– Яшьләр район һәм шәһәр тормышындагы мөһим вакыйгалардан читтә калырга тиеш түгел. Чөнки сайлауда без үзебезнең киләчәкне хәл итәбез, – диде студент.
Аның 2980нче сайлау участогы үзе укыган махсус урта уку йортында урнашкан. Шуңа күрә, тавыш биреп, Лилия сайлаучыларның температурасын үлчәргә, кулларын махсус эремә белән эшкәртергә ярдәм иткән курсташларына кушылган. Кызларга байтак эш төшкән, чөнки бу участокта сайлаучылар исемлегендә кимендә 800 кеше.
3нче мәктәптә урнашкан 2964нче участокка тавыш бирергә тимер юл аръягында һәм Әгертамакның яңа төбәгендә яшәүче туймазылылар агылды.
Беренчеләрдән булып 83 яшьлек Нина Авдонникова килде. Нина Ивановна башка төбәктә туып үскән. Әмма Туймазыда 1952 елдан яши икән, гомер буе районара базада хезмәт салган, шуңа күрә шәһәр күптән инде аның туган төягенә әверелгән. Соңгы ун елда муниципалитетта барган үзгәрешләргә сөенүен яшерми ул.
– Туймазыда төзек-ләндерү мәсьәләсендә байтак эш башкарыла, – ди Нина Ивановна. – Вокзал янында яхшы сквер барлыкка килде: биредә өлкәннәр ял итә, балалар уйный ала. Бүген сайлаган Совет депутатлары бу файдалы эшне дәвам итәр, Туймазы тагын да уңайлы шәһәргә әверелсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләр дип ышанабыз.
Икенче сайлаучы – Сергей Пеняев үзе тарафыннан сайланган депутатка анык үтенечен белдерде: Наратлы урамында юлның бер өлешенә асфальт түшәргә.
– Урамның балалар бакчасы тирәсендәге өлеше күтәртелгән, әмма анда яхшы асфальт түшәмә кирәк, – диде туймазылы.
“Родина” мәдәният йортында урнашкан 2981нче сайлау участогына бе-ренчеләр исәбендә хезмәт ветераны Равил Шакиров килде. Ул гомер буе урман хуҗалыгында эшләгән.
– Сайланган депутатлар Туймазыдагы үзәк базар биләмәсен тәртипкә салыр дип ышанам, – дип фикерен уртаклашты тавыш биргәннән соң Равил Сәгыйть улы. – Биредә 15 еллап яшим, җаваплы затларның шәһәрнең йөзен яхшыртырга тырышуын күрәм: юллар ремонтлана, агачлар утыртыла. Педагогия колледжы янындагы сукмакны төзекләндерделәр – анда чәчәкләр, яшеллек күп. Менә шундый ук эшне базар тирәсендә дә башкарасы иде.
Читайте нас