Һәйкәлләрнең берсе инде таралган Успенка авылында туып үскәннәргә багышланган. Авыл Өсән елгасы буенда урнашкан булган, анда иллеләп ихата исәпләнгән. 70нче елларда, өметсез авылларны таркату чорында биредәге халыкны күрше Никитинкага күчергәннәр, әмма алар үз тамырларын онытмаган. Успенкадан Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәл куюны шушы авыл кешесе Владимир Бочкарёв Никитинка авыл советы башлыгы булып эшләгән елларда ук күздә тоткан. Пенсиягә чыкканнан соң хыялын тормышка ашырырга карар иткән. Туганнары һәм дуслары арасында фикердәшләр тапкан. Былтыр ел башында акча җыя башлаганнар.
Проект һәм мәрмәр плитәләр әзерләүне Бәләбәйдән эшкуар Рамил Шәймөхәмәтов үз иңенә алган. Һәйкәлне исә үз көчләре белән урнаштырганнар.
Һәйкәл өчен урынны авыл зиратында сайлаганнар. Гаҗәеп килеп чыккан ул – брусчатка түшәлгән мәйданчыкта сугыш яугирләре һәм сугыш чоры балалары, тыл эшчәннәренең исемнәре уеп язылган өч мәрмәр плитә куелган. Челтәр койма эчендә 15 чыршы утыртылган.
– Фронтка алынган 45 кешедән 30ы гына әйләнеп кайткан, – ди Владимир Пет-рович. – Әмма без сугыш чоры балалары һәм тыл эшчәннәренең дә исемнәрен мәңгеләштерергә булдык. Чөнки сугыш чорында алар Җиңүгә гаять зур өлеш керткән. Авылдашлар арасында битараф булмаган кешеләр барлыгына сөенәм – ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәрнең барысы да булышты. Һәйкәл апрельдә үк әзер иде, әмма явыз пандемия комачаулады.
Владимир Петровичка тантаналы чара әзерләргә бөтен гаиләсе булышкан. Аеруча җиде оныгы тырышкан: алар зиратта печән чапкан, шигырьләр ятлаган һәм чара тантаналы булсын өчен хәрби кием кигән.
Төгәл бер атнадан Никитинка авылында да шундый ук вакыйга булды. Биш ел элек биредә Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәл куелган булган, быел авыл халкы һәйкәлгә тыл эшчәннәренең дә исемнәрен өстәргә карар иткән. Янә бер обелиск урнаштыру тәкъдимен Никитинка авылы ветераннар советы рәисе Анатолий Федотов керткән. Төп оештыручы да ул.
– Без, сугыш чоры балалары, Җиңүне коярга да, безне үстерергә дә өлгергән хатын-кызлар һәм картларны онытмыйбыз, – ди ул. – Төнлә, без йокыга талгач, алар солдатлар өчен посылка җыйды. Аларның Җиңүгә керткән өлеше яу кырларында алышкан кешеләрнеке кебек бәһалап бетергесез. Шуңа күрә бу көчле рухлы, каһарман кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерергә карар иттек.
Чәчәк салган вакытта чарада катнашучыларның һәркайсы обелискта үз туганнарының исемен эзләде. Серафимовка авылыннан махсус килгән 91 яшьлек Иван Ефремов исә үз исемен тапты.
– Никитинкадан мин. Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде, – дип хәтерли Иван Семёнович. – Әтием һәм өч абыем фронтка китте. Мин өлкәннәр белән беррәттән эшләдем. Башта ат абзарында, аннары колхоз кырларында. Ач, ялангач идек, әмма без тырыштык. Бирешмәдек! Безне онытмауларын күреп, бик сөендем. Рәхмәт сезгә, кешеләр!