Шундый хәлне күз алдына китерик: кайбер сәбәпләр нәтиҗәсендә гаиләнең кереме кинәт кими яки бөтенләй бетә. Бу финанс чокырыннан аңа ничек чыгарга? Әгәр гаилә җәмәгать контракты төзесә, аңа дәүләт ярдәмгә киләчәк. Әлеге финанс ярдәме кире кайтарылмый, әмма кешеләрнең катлаулы хәлдән чыгу өчен тырышлык салуын да күздә тота. Шул ук вакытта алар дәүләттән катгый билгеләнгән максатларга “башлангыч капитал” ала.
Корал төрле –
максат бер
Быел Башкортстан халыкның анык керемен арттыру һәм фәкыйрьлекне киметү проектына кушылган пилот төбәкләрнең берсенә әверелде. Киләсе өч елда республика җәмәгать контрактлары төзү өчен кимендә бер миллиард сумга ия булачак.
Халыкка ярдәм “Вак һәм урта кәсепкә ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелә, чөнки ахыр чиктә җәмәгать контракты нигезендә анык ярдәм төбәктә шәхси эшкуарлар саны үсешенә китерәчәк. 2024 елга кадәр исәпләнгән программаны тормышка ашыруга ел саен федерация бюджетыннан 375 миллион һәм республикадан 51 миллион сум бүлү күздә тотыла. Акча рес-публикада яшәгән һәм үз кәсебен ачарга, яңа һөнәр үзләштерергә карар иткән, шулай ук тормышта авыр хәлдә калган гражданнар өчен тәгаенләнгән.
Җәмәгать контракты кысаларында дәүләт ярдәме юнәлеше бишәү.
Үз эшеңне ачу
Берничә ел элек Розалия Иванова сәүдә өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән була. Башта эше җай гына бара, аннары икътисади көрчек нәтиҗәсендә аның товарларына ихтыяҗ кими. Нәтиҗәдә Розалия Рифгать кызы маникюр ясаучы остага укырга карар итә. Хатын-кызларны матурлау, аларның кәефен күтәрү ошый аңа. Тик кереме генә артмый. Шуңа күрә үзмәшгульләрне күләгәдән чыгару турында сүз чыккач, оста аңлый: клиентлар санын арттыру зарур, моның өчен исә заманчарак җиһаз таләп ителә. Тик акча каян алырга?
Очраклы рәвештә дәүләттән йөз мең сумгача түләүсез ярдәм алу мөмкинлеге биргән җәмәгать контракты төзү турында ишетеп кала. Проект кысаларында акча алып, шәхси эшкуар буларак теркәлә, җиһаз сатып ала, бина арендалый һәм яңа шартларда эшли башлый.
– Кем өчендер 100 мең сум – күп түгел. Әмма, килешәсездер, сезгә беркем дә бу акчаны болай гына китереп бирмәячәк, кредит алырга куркыта һәм нәтиҗәсез дә, – ди Иванова. – Шуңа күрә эш башлаганда шундый ярдәм алу, минемчә, гаять кадерле.
Үз эшеңне ачуга җәмәгать контрактын федерациянең “Хокукый затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләттән теркәтү турында”, “Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында”, “Һөнәр кеременә салым” махсус салым режимы урнаштыру буенча эксперимент үткәрү турында”гы законнар таләпләренә җавап биргән мохтаҗ кешеләр дә төзи ала. Бу элек өйдә маникюр ясаган, чәч кискән, теккән, кондитер ризык-лары пешергән кешеләр өчен кулай.
Дәүләт ярдәменә өмет тотучы кеше күптармаклы үзәк аша Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәгенә гаилә әгъзаларының кереме түбән булуны раслаган документлар җыелмасын тапшырырга тиеш (халыкның һәр катламы өчен мохтаҗ дип тану дәрәҗәсе төрлечә), контракт төзегәннән соң – җентекле кәсеп планы, анда максатлы керем генә түгел, эшчәнлектән фаразланган керем дә күрсәтелергә тиеш. Аннары кварталга бер тапкыр эшеңнең финанс нәтиҗәләре турында хисап тоту зарур.
Әйтергә кирәк, эшкуарлар өчен стартапларны 250 мең сумгача арттыру күздә тотыла. 100 мең сум алган кешеләр өстәмә килешү төзеп, тагын 150 мең сум алалачак.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә
Фәхруллиннар гаиләсе элек шәһәрдә яши, шуңа күрә Татьяна Назыйф кызы сыер малын бианасы ихатасында гына күрә. Дуслыкка шәхси йортка күчеп килгәч, мал-туар үрчетергә карар итәләр: гаиләдә дүрт бала, димәк, кибеттән ит, сөт сатып алуга акча түгү килешмәячәк. Бу фикерне тормышка ашырырга бары тик сыер сатып алырга акчалары булмау гына тоткарлый. Менә шунда җәмәгать контракты ярдәмгә килә дә инде. 50 мең сум алып, Фәхруллиннар буаз сыер сатып ала, сарайны бераз сипли.
Бүген тулы ышаныч белән әйтергә була: гаилә җәмәгать контрактыннан откан гына. Беренчедән, ул тазә сөт белән тәэмин ителгән. Икенчедән, авылдашларына сөт, каймак, катык сатудан сигез мең сумлап акча керә.
– Әлбәттә, дәүләттән ярдәм алу гына аз. Үзеңә дә тырышлык салырга кирәк, – ди Татьяна Назыйф кызы. – Маллар җентекле тәрбия, сыйфатлы азык таләп итә, без аны гаилә белән җәй дәвамында хәстәрлибез. Әмма эшебезнең нәтиҗәсе күренә. Шуңа күрә шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү белән арытабан да шөгыльләнәчәкбез.
Җәмәгать контракты кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә акча алган кешеләр сыер малы гына түгел, вак мал, кош-корт, куян сатып алала, акчаны мал азыгына, җиһазга, терлек өчен каралты-кура төзүгә, шулай ук бакчасын һәм умарталыгын үстерүгә сарыф итәлә. Алар шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү буенча җентекле кәсеп-планы төзергә бурычлы.
Эшсезләргә эшкә урнашканда
Туймазылы Дарья Бәд-ретдинова карантин чорында эшсез калган: ул эшләгән предприятие заказларын югалткан һәм чыгымнарны киметү өчен эшчәннәр саны кыскартылган. Яшь хатынның кулында ике бала. Нишләргә? Ул, әлбәттә, мәшгульлек үзәгенә исәпкә баса, аңа саллы пособие түләнә, әмма Бәдретдинова аңлый: башка юл эзләргә кирәк. Үзенә бала пособиесе түләнгән Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалында җәмәгать контракты турында бәян итәләр: ул бик аз акчалы булса да эшкә урнаша, дәүләт исә аңа 10434 сум күләмендә ай саен өстәмә түли. Ул шулай итә дә.
– Мондый финанс ярдәме иркенрәк тын алу мөмкинлеге бирә. Балалы гаиләләр мине аңлар, – ди Дарья Игоревна. – Эшкә урнашканнан соң хезмәт килешүе, бер ай эшләгәннән соң эш бирүче тарафыннан расланган эш вакытын исәпкә алу табеле күчермәләрен халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалына җибәрдем. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында документларны интернет аша юлладым. Өч көннән соң диярлек миңа беренче түләү күчерелде. Контракт әлегә өч айга төзелгән, закон буенча аны тугыз айгача озайтырга була.
Укуга
Җәмәгать контракты проектының тагын бер юнәлеше – гражданнар тарафыннан һөнәр үзләштерү яки өстәмә һөнәр белеме алу. Мәсәлән, штукатур-маляр белгечлеге буенча эш табалмый һәм бухгалтер яки кранчыга укырга тели.
30 мең сумгача уку-укыту курсы өчен түләнә. Моннан тыш, өч ай дәвамында укучыга 10434 сум күләмендә ай саен стипендия түләнә. Җәмәгать контракты төзегән кеше Халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалына мәгариф оешмасы белән уку турындагы килешү күчермәсен күрсәтергә тиеш.
“Финанс чокырдан” чыгу өчен
Берничә ел элек анык җәмәгать контракты төзү хокукына шәхси ярдәмче хуҗалыгы белән шөгыльләнергә яки үз кәсебен үстерергә теләгән гаиләләр генә файдалана алса, быел апрельдән авыр тормыш шартларында калган, әмма имин булмаганнар исәбенә кермәгән һәм гаилә хезмәтендә исәптә торучылар да алды аны. Мондый гаиләләр ярты ел дәвамында беренче кирәк-ярак товарлары сатып алуга ай саен 10434 сум алала. Акча алуга гариза белән беррәттән алар ярдәм алачак һәр айга кирәкле әйберләр исемлеге җентекле бәян ителгән план тапшырырга тиеш. Ай узгач алар акчадан файдалануын раслаучы чеклар тапшыра. Бу кием-салым, йорт текстиле, бизәкләү чималы, көнкүреш техникасы (мәсәлән, суыткыч) булырга мөмкин. Әгәр товар айлык түләү күләменнән кыйммәтрәк икән, акчаны берничә ай дәвамында тупларга була. Иң мөһиме – җәмәгать контракты ахырына “нольгә чыгарга”.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Программада катнашу шартлары буенча җентекле аңлатманы Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү филиалында алырга була. Телефоны:
8 (34782) 5-29-01. Җәмәгать контракты төзүгә документлар күптармаклы үзәк филиалы аша тапшырыла. Адресы: Туймазы, Салават Юлаев урамы, 69а.