Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Көнүзәк
25 Августа 2020, 08:20

Себерке килсә, чүп качар

Каты көнкүреш калдыкларын чыгаручы “Экология Т” төбәк операторы пандемия чорында эшен ничек оештыра?

Заманында «Экология Т» җәмгыяте төбәк операторына республиканың көнбатыш төбәгендәге һәр торак үзәгеннән чүп чыгаруны оештыру гына түгел, үз биләмәсендә каты көнкүреш калдыкларын үтилләштерү һәм эшкәртү тармагын оештыруда катнашу бурычы да йөкләтелде. Беренче чиратта өзеклексез логистиканы көйләү, аннары чүпне сортларга аеру һәм эшкәртү инфраструктурасын булдыру зарур иде.
Мондый караш җитди чыгымнар таләп итте. «Экология Т» компаниясе бер елда заманча 22 чүп ташу машинасына ия булды. Аларның һәркайсы 10-12 тоннагача калдык чыгара ала, иске машиналарның мөмкинлекләреннән шактый күбрәк бу. Бүген махсус техника бер көн дә эшсез тормый. Кайбер ерак авылларга ул беренче тапкыр гына барды, чөнки реформа башланганчы аннан каты көнкүреш калдыклары чыгару белән беркем дә шөгыльләнмәде. «Чүп реформа»сы башланганнан соң ел ярым дәвамында районның һәр торак үзәгендә диярлек чүп контейнерлары барлыкка килде.
Тик аларның урыны бар кешегә дә ошап бетмәде. Нәтиҗәдә кайбер кеше контейнерларны бер урыннан икенчесенә күчереп йөртә башлады, бу төбәк операторына уңайсызлыклар тудырды. Чөнки һәр контейнер мәйданчыгы, чүп туплау өчен һәр урын төбәк үзидарәсе оешмалары төзегән реестрда чагылган һәм төбәк операторының мәгълүмат-исәп системасына кертелгән. Эш вакытында чүп ташу машинасы шофёры контейнер мәйданчыгын калдыкларны чыгарганчы һәм чыгаргач фотога төшерергә тиеш. Әмма фотолар геомәгълүматларга бәйле һәм төгәл координатларга ия; төбәк операторының эше ГЛОНАСС иярчен системасы аша теркәлә. Шуңа күрә контейнерларны күчер-гәндә калдыклар белән эш итү буенча үткәргечләр хезмәтләре күрсәтүне раслау өчен кирәкле мониторинг мәгълүматлары бутала.
Контейнер мәйдан-чыкларына килергә юл булмау сәбәпле дә авырлыклар һәм аңлашылмау-чанлыклар туа. Гадәттә туймазылылар – күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, төбәк операторының күләмле йөк машиналары хәрәкәтенә комачаулап, машиналарын теләсә кайда калдыра. Нәтиҗәдә башка каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларыннан чүп чыгару графигы бозыла.
Коронавирус пандемиясе дә тармакка җитди зыян салды. Җитәкчеләр мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертте, күпчелек тармак озай-лы ялга тукталды. Көнкүреш хезмәтләренә бу чикләүләр кагылмады, чөнки каты көнкүреш калдыкларын чыгару эшен туктатып булмый. Кешеләр өйдә утыра башлагач исә чүп тә артты. Күпләре буш вакытын җентекле җыештыруга, ремонтка багышлады. Моннан тыш, байтак оешма, предприятиеләр, шәхси эшкуарлар эштән туктау сәбәпле, алардан каты көнкүреш калдыклары чыгару хезмәте өчен түләүдән баш тарту турында хәбәр килә башлады.
Бу катлаулы чорда табиблар янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, полиция, азык-төлек җитештерүчеләр, үткәргечләр хезмәтләре эшен дәвам итте. Каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру буенча төбәк операторы республиканың тоташ көнбатыш төбәген хезмәтләндерде һәм үз эшен сыйфатлы һәм вакытында башкаруны дәвам итә.
«Экология Т» җәмгыяте хезмәткәрләре – чүп чыгару машиналары шофёрлары, төзекләндерү, полигон эшчәннәре, меңләгән кешенең тормыш эшчәнлеге калдык-ларына кагылып, һәр көнне сәламәтлеген хәвефкә дучар итә. Шул уңайдан туймазылыларга мөрәҗәгать итәбез – кулланган битлек һәм перчаткаларны җентекләп төрегез, чүп капчыкларын контейнерга салыгыз һәм хезмәт өчен вакытында исәпләшегез. Болар барысы да предприятиенең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәчәк.
Читайте нас