Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Облачно
Көнүзәк
25 Августа 2020, 07:30

Әләмгә багышланган флэшмоб

Русиянең 22 августта билгеләнгән Дәүләт әләме көне алдыннан җәмәгать челтәрләреннән файдаланучылар флешмоб башлап җибәрде

Русиянең 22 августта билгеләнгән Дәүләт әләме көне алдыннан җәмәгать челтәрләреннән файдаланучылар флешмоб башлап җибәрде: кул астындагы чаралардан триколор җыярга һәм фоторәсемне #соберицветафлага хештегы белән җәмәгать челтәрендә урнаштырырга кирәк иде.
Чарага йөздән артык туймазылы кушылды – балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре укучылар һәм педагоглар бу. Алар әләмне кәгазьдән, шарлар, пластик бөкеләр, чәчәкләр, балалар уенчык-ларыннан ясады. Татар драма театры артистлары үз флешмобын үткәрде: әләм, Туган ил турында шигырьләр укыды һәм Русия әләме төсендәге тасмалар таратты.
"Туймазинский вестник" гәзитеннән алынган фото.
Читайте нас