Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Көнүзәк
20 Августа 2020, 09:27

Районыбызга – 90 ел

Бүген Туймазы районы халкы котлаулар кабул итә: нәкъ 90 ел элек ВЦИК карары белән Башкорт АССРында Туймазы районы оештырыла

Бүген Туймазы районы халкы котлаулар кабул итә: нәкъ 90 ел элек ВЦИК карары белән (20 август, 1930 ел) Башкорт АССРында Туймазы районы оештырыла (үзәге – Туймаза авылы). 1937 елның гыйнварында ул эшчеләр бистәсе дәрәҗәсенә ия була. Ул вакытка биредә 400ләп йорт һәм 20ләп урам исәпләнә.
Илебез белән бергә туймазылылар ачлык һәм коллективлаштыру чорын кичерә. Бөек Ватан сугышы елларында авыр сынауларга дучар була. Барлык фронтларда каты алышларда кимендә 30 мең туймазылы катнаша. Сугыштан соңгы еллар да авыр була, халык хуҗалыгы киң үсеш ала.
Бу районны чыныктырып кына калмый, киләчәк уңышларга нигез дә сала.
Районның сәнәгать үсеше узган гасырның 40нчы елларында Башкортстан биләмәсендә иң күләмле нефть чыганагы ачылганнан соң башлана. Тарих күзлегеннән караганда кыска гына дәвердә район төбәгебезнең икътисады һәм җәмәгать тармагы үсешкән, сәнәгатьнең, авыл хуҗалыгы культуралары игү һәм эшкәртүнең, терлекчелек алып баруның алдынгы технологияләренә ия муниципалитетларның берсенә әверелә. Әмма районыбызның иң төп казанышы – кешеләре. Бүген район биләмәсендә кимендә 130 мең кеше яши.
Фото: express-china.ru
Читайте нас