Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Көнүзәк
18 Августа 2020, 11:34

“Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп»

Туймазы эшкуарлары шәһәр мохитен үзгәртү белән мәшгуль

Шимбә көнне Туймазыда дәү бөҗәк пәйда булды. Канат җилпеше өч метргача җиткән махаон күбәләге шундук фотокамералар объективына эләкте. Шәһәр урамнары буйлап бөтерелеп, ул Чапаев һәм Мичурин урамнары чатындагы ташка “кунды”.
Биеклеге кимендә дүрт метрлы күбәләкне “Корона” җәмгыяте директоры Рамил Мәмлиев заказы буенча Туймазыдагы “Башкортстан ихатасы” фирмасы белгечләре
әзерләгән.
— Бу бездән шәһәргә бүләк, ул аның тагын бер күркәм төбәгенә әверелер дип уйлыйбыз, – диде Рамил Мидхәт улы. – Ни өчен күбәләк дисезме? Чөнки ул чагу, нәфис, аннары бу бөҗәк җәйге җылы көннәрне гәүдәләндерә, кызганычка, ул бездә бик кыска. Күләмлелеге һәм чагу төсләре нәтиҗәсендә ул ерактан ук күренәчәк. Төнлә күбәләк үзенә корылган ут-диодлар ярдәмендә яктыртылачак та әле.
Баштарак махаонны Питер дизайнчылары иҗат итәчәк дип күзалланды, әмма без Туймазы фирмасында тукталдык. Шәһәр халкы безнең тырышлыкны санга сугар һәм яңа артобъектка карата сакчыл мөнәсәбәттә булыр дип ышанам.
— Безнең фирма яшь әле, – ди “Башкортстан ихатасы” җитәкчесе Руслан Рәхмәтуллин. – Ике ел элек без балалар мәйданчыклары өчен җиһазлар җитештерә башладык. Әмма, моннан тыш, үзенчәлекле артобъектлар ясауга шәхси затлар һәм оешмалардан да заказлар кабул итәбез. Шәһәр мәйданы янындагы скверда тавык тәпиендә утырган йортны һәм “Кызыл кәпәч һәм Соры бүре” әкияте каһарманнарын хәтерлисезме? Безнең белгечләрнең хезмәт җимеше ул.
– Мондый күләмле сынны беренче тапкыр ясадык без, – дип дәвам итте Руслан. – Моңа бер айлап вакыт китте. Башта интернеттан махаон сурәтен таптык, аны 1:50 масштабында зурайттык. Сызымнар әзерләдек. Безгә күпме металл, пенополистирол, фанера, углепластик һәм ясалма үлән кирәк булачагын чамалау өчен өлгеләр ясадык.
Эш бик кызык булды. Сын искиткеч чагу, тормышчан килеп чыкты. Ул аны эшләгән кешеләрнең дә кәефен күтәрде.
Агымдагы ел БРда торак үзәкләре эстетикасы елы дип игълан ителгән. “Корона” җәмгыяте җитәкчесе Рамил Мәмлиевтан үрнәк алып, башка эшкуарлар да районны төзеклән-
дерүгә үз өлешен кертер дигән ышанычта калабыз.
Читайте нас