Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Көнүзәк
18 Августа 2020, 12:30

“Спартак” “Йолдыз”ны җиңгән

Шимбә көнне шәһәр стадионында “Урал һәм Көнбатыш Себер” төбәге өченче дивизион командалары арасында Русия чемпионатының беренче тур уены үтте.

Кырда Туймазының “Спартак” җыелма һәм Пермьнең “Йолдыз” командалары очрашты.
Уен хуҗалар файдасына 4.0 исәбе белән тәмамланды. Бу атнада спартаклылар Пермьгә барачак һәм урындагы “Прикамье” командасы белән алышачак.
“Спартак” командасының Русия чемпионаты кысаларында өйдәге чираттагы уены 29 августта Уфаның “Старт-Альтаир” командасы белән узачак. “Спартак”ны Рамил Низаметдинов һәм Леонид Белоусов күнектерә.
Фото: "Туймазинский вестник"
Читайте нас