Кандра авылында “Газпром межрегионгаз Уфа” һәм “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятьләренең халыкны уртак хезмәтләндерү үзәге эшли башлады. Заманча ике катлы бина төзелешен бик тиз тоттылар: былтыр сентябрьдә төзелеш өчен котлован чокыла башласа, ун айдан үзәк беренче мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итте.
Аның эше “уртак тәрәзә” кагыйдәсе буенча оештырылган. Бу газ үткәрү һәм газ тәэминаты буенча күптармаклы мәйданчык, аның килентлары өеннән ерак китмичә уңайлы шартларда барлык кирәкле хезмәтләрдән файдалану мөмкинлегенә ия. Элек компаниянең ике бүлекчәсендә күрсәтелгән хезмәтләрне хәзер бер урында һәм кат-кат йөрмичә дә алырга була. Үзәк белгечләре газга бәйле теләсә кайсы мәсьәләне хәл итә алачак: объектны челтәргә тоташтыруга гариза тапшырудан башлап (газүткәргеч сузу, төзелеш-монтаж эшләрен дә кертеп) газ бирүгә килешү төзүгә кадәр. Моннан тыш, сәүдә-күргәзмә залында газ җиһазлары да сатып алырга була.
Газ үткәрү күпбаскычлы һәм мәшәкатьле эш. Ике компаниянең уртак үсеш стратегиясен тормышка ашыру нәтиҗәсендә кешеләр аны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарып чыга алачак. Бүген бердәм хезмәтләндерү үзәгенең эше тоташ хезмәтләндерү килешүе төзегән һәм газ тәэминаты объекты төзелеше әзер булган очракта газны 28 көн дәвамында тоташтыру мөмкинлеге бирә. Газ үткәрү вакытын һәм абонентларның мөрәҗәгатьләрен кыскарту өчен тоташ хезмәтләндерү килешүен уртак үтәү тәртибе әзерләнгән, анда һәр өлешнең бурычлары һәм башкару вакыты күрсәтелгән. Шул ук максатта барлык гамәлләрнең мәгълүмлелеген тәэмин итүче һәм операторга анык вакыт режимында һәр абонентның газ үткәрү эшен күз уңында тоту мөмкинлеге бирүче программа комплексы эшкә кушылган. Гариза бирүче һәр чорда үз гаризасының үтәлешен, килешүне үтәүчеләрнең барысының бурыч-вәкаләтен күздә тотала һәм, тоткарлык туган очракта кемгә дәгъва белдерергә кирәклеген белә.
Газ үткәрү хезмәте, сервис хезмәтләндерүе, газ өчен исәп-хисаптан кала, Уртак хезмәтләндерү үзәге үзенә күрә газ тәэминаты өлкәсендәге МФЦ – күптармаклы үзәк ул. Аның белгечләренең белем-хәбәрдарлыгы, техника һәм программа тәминаты клиентларга тиз һәм мәшәкатьсез итеп төрле белешмәләр, архив документлары күчермәләре алу, кулланылган газ өчен кабат хисап ясау, шәхси исәпләрне үзгәртү мөмкинлеге бирә.
Үзәк уңайлы көтеп утыру төбәге, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә каршылыксыз керү-чыгу өчен пандус, шулай ук балалар өчен уен төбәге белән тәэмин ителгән.
– Без абонентларны хезмәтләндерү шартларын яхшыртуга игътибарны арттырырга тырышабыз. Төп максат – кулланучы. Мондый караш эшне җиңеләйтергә һәм газ үткәрү хезмәтләреннән файдала-ну вакытын киметергә ярдәм итә, – диде “Газпром газорас-пределение Уфа” җәмгыяте баш директоры Альберт Локманов.