Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Көнүзәк
27 Июля 2020, 11:32

Ләкләк 105 тапкыр килгән

Үткән атнада безнең бала тудыру йортында тугыз малай һәм алты кыз дөньяга аваз салган.

Табиблар сүзләренә караганда, бу гадәти күренеш. Әмма күптән көткән сабыйлары туган гаиләләр өчен мөһим вакыйга. Ел башыннан исә Туймазыда барлыгы 522 бала туган (294 малай һәм 228 кыз). Бу үткән елның шушы чорына чагыштырганда 25кә азрак.
Сабыйларга аеруча быелгы гыйнвар бай – ел башында ләкләк 105 тапкыр килгән, мартта исә балалар гадәттәгечә аз туган – ни бары 65. Киләсе айларда тотрыклы рәвештә 80-100 бала туган.
Фото: i.mycdn.me
Читайте нас