Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Көнүзәк
27 Июля 2020, 13:22

Аккош канат кагына

Луговая урамындагы сулыкта аккошлар оялаган

Өсән буйлап йөзгән горур вә күркәм ап-ак кошлар иртә язда ук күз уңына эләкте. Башка күпчелек кардәшләре кебек, алар бирегә озын-озак юлдан соң ял итәргә төшкән иде. Һәм могҗиза: бер пар быел очмады, Өсән елгасы үзәнен үз итте, кешеләргә терәлеп диярлек оялады. Аккошлар өчен бик сирәк күренеш бу – гадәттә алар шәһәрдән ераккарак төшә.
Төбәк халкы башта мөкиббән китеп, зуррак ата-кошның үзенең икенче яртысы тирәсендә бөтерелүен күзәтте – патшаларча кыланды инде менә. Аннары алар икәүләп, кеше күзеннән яшереп, камышлыкта оя корды. Берникадәр вакыт әти-аккош ялгызы гына йөзеп йөрде, халык хәтта ана-аккошка бер-бер хәл булгандыр дип көяләнә башлады. Әмма бер-ике атнадан барысы да җиңел сулап куйды. Озын муенлы ана-аккош балаларын ияртеп чыкты – сап-сары, йомшак сигез йомгак иде бу.
Якын-тирәдәге урамнарда яшәгән балалар һәм өлкәннәр көн саен мәһабәт кошларны карарга бара. Күпләре кесәсенә икмәк кисәкләре һәм башка тәм-том салып килә. Аккошлар кешеләрдән курыкмый, бик еш ярга ук йөзеп килә. Ә ник куркырга? Хәвеф янаса, әти-аккош шундук ысылдап, куәтле канатларын җәя.
Бу төбәктә яшәүчеләр күршеләре белән чиксез горурлана һәм аларга берсе дә зыян салмавын катгый күз уңында тота. Өстәвенә, шыксыз бәбкәләр озакламый зур, матур кошларга әвереләчәк.
Аккошлар күршесендәге кечкенә утраучыкта исә кап-кара үрдәк гаиләсе яши. Алар да бала чыгарган һәм, бала-чаганы сөендереп, җитез генә суга чумып уйный. Кайвакыт бирегә бүрекле зур соры челән дә төшкәли. Ул ташлар арасыннан сак кына атлый, кешеләр күренсә исә шундук юк була.
Шәһәр ыгы-зыгысыннан, тузанлы урамнардан бер генә мизгелгә булса да аерылып, кыргый табигать дөньясына чуму, канатлы дусларыбыз тормышын күзәтә алуыбыз сөендерә. Бераздан соң бу кошлар җылы якларга очачак. Киләсе елга да кире кайтырлар һәм безне үзләренең гүзәллеге һәм шаян уеннары белән сөендерерләр дигән ышанычта калабыз.
Читайте нас