Шуның 65,5 миллионы – хатын-кыз, 54,2 миллионы – ир-ат. Шунысы кызык, ул вакытта рәсми һәм теркәлмәгән никахта 33,2 миллион ир-ат һәм 33,3 миллион хатын-кыз тора (ягъни, паспортында штамп булмаса, ир-ат асылда үзен ирекле дип исәпли). 13,2 миллион ир-ат беркайчан да өйләнмәгән, 10,8 миллион хатын-кыз беркайчан да кияүдә булмаган.
Ун ел эчендә мәгъ-лүматлар үзгәргән. Бүгенге хәл-торышны ачыкларга киләсе Бөтенрусия халык исәбен алу ярдәм итәчәк. Пандемия нәтиҗәсендә бу чара 2021 елның апреленә күчерелгән.
Исәп алу кәгазьләрендә гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы алты бүлек бар: рәсми никахта яшим; теркәлмәгән никахта яшим; рәсми рәвештә аерылган (аерылышу теркәлгән); аерылган (чыгып киткән); тол хатын, тол ир; беркайчан да законлы никахка кермәдем (өйләнмәдем, кияүдә булмадым).
Бу мәгълүматлар киләчәктә теге яисә бу дәүләт программаларын әзерләгәндә, җәмәгать түләүләрен тәгаенләгәндә исәпкә алыначак. Мәсәлән, балалы гаиләләргә ана капиталы исәбенә дәүләт ярдәме күрсәтү 2002 елгы халык исәбен алудан соң гамәлгә кертелгән иде.