Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Көнүзәк
16 Июля 2020, 07:38

Ихаталар яңа төсләр белән балкыды

Районда 11 йорт яны биләмәсе төзекләндерелә

Былтыр төбәгебездә “Башкортстан ихатасы” ихата биләмәләрен тоташ төзекләндерү программасы эшли башлады, анда безнең район да катнаша. Ул Туймазының 13 ихатасында тормышка ашырылды. Быел программа кысаларында шәһәрдә, Кандра, Серафимовка, Собханкул, Түбән Троицкий, Дуслык авылларында янә 11 ихатаны төзекләндерү күздә тотыла.
Аны тормышка ашыру өчен акчаның саллы өлеше республика бюджетыннан бүленә, чыгымнарның бер өлешен муниципалитет үз иңенә ала һәм 1% биләмәләрендә төзекләндерү эшләре барган күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә туры килә. Былтыргыча, программада юлларны асфальтлау, машина калдыру урыннары җиһазлау, йомшак түшәмәле балалар мәйданчыклары кору, яшелләндерү, яктырту, видеокамералар урнаштыру каралган.
Әйтергә кирәк, “Башкортстан ихаталары” – тулай торак ихаталарында иң көтеп алынган программа, анда балалы гаиләләр күп яши. Шуңа күрә төзелеш мәйданчыклары янында төзүчеләр эшләгәнне күзәткән бала-чаганы еш очратасың. Алар элекке котсыз ихаталарында воркаут белән шөгыльләнү өчен спорт җиһазлары, атыннар һәм таучык-лар пәйда булуына сөенеп бетә алмый.
– Безнең гаиләдә ике бала, – ди Комаров урамындагы 25б йортында (тулай торак)яшәүче Ирина Иванова. – Аларга уйнарга урын юк. Иң якын спорт мәйданчыгы 7нче мәктәп биләмәсендә. Әмма сабыйларны ялгызын гына анда җибәреп булмый ич! Хәзер, ихатабыз үзгәргәч, балалар күз алдымда булачак. Мин аларны тәрәзәдән күреп торачакмын яисә спорт җиһазлары янындагы эскәмиядә утырачакмын. Йортыбызда тәмәке тарткан, исерткеч кулланган үсмерләр күп. Аларның да күбесе спортка тартылачак һәм зарарлы гадәтләре турында онытачак дип ышанам. Өлкәннәр дә эштән соң мускулларын күнектерергә теләр.
Тиңдәш финанслау шартларында без дә ихатаны төзекләндерүгә үз өлешебезне кертәбез, шуңа күрә үткәргечләр хезмәтләре өчен болай да саллы бәя янә артты. Әмма без моны балаларыбыз хакына эшлибез. Чөнки һәр ата-ана баласының сәламәт, шат булуын, спорт белән мавыгуын тели. Минем фикерне Комаров урамындагы 25а һәм Мичурин урамындагы 17б йортларында яшәүчеләр дә хуплый, бу мәйданчык алар өчен дә тәгаенләнгән.
Төзелеш күптән түгел башланган, әмма күп эш башкарылган. Ихата өслеге тигезләнгән, асфальт түшәлгән. Мәйданчык киртәләнгән һәм анда воркаут белән шөгыльләнү өчен турник урнаштырылган, балалар өчен уен комплексы корылган, шулай ук өстәмә яктыркычлар пәйда булган – хәзер ихатада көндез дә, төнлә дә хәвефсез булачак.
Читайте нас