Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Көнүзәк
14 Июля 2020, 07:30

Спорт рекордлары куябыз

Кандра авылында ГТО мәйданчыгы пәйда булды

Бөтенрусия “Хезмәткә һәм көрәшкә әзер” физкультура-спорт комплексы таләпләрен үтәү нәтиҗәләре буенча Туймазы районы елдан-ел төбәк алдынгылары исәбендә. Былтыр безнең җыелма команда җәйге һәм кышкы республика ГТО фестивальләрендә беренче урын яулады.
Моннан ары да көндәшләребезне "тар-мар" итәчәкбез дигән ышаныч бар: шушы көннәрдә Кандрада физкультура-савыктыру комплексы биләмәсендә заманча ГТО мәйданчыгы пәйда булды. 300 кв. метр мәйданлы биләмәдә 12 тренажёр урнаштырылган, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә.
Мәйданчык ике өлештән тора: берсе ГТО нормаларын тестлау өчен махсус җайланмалар белән җиһазланган, икенче өлештә турниклар һәм спорт снарядлары урнаштырылган, анда мускулларның барлык төркемнәрен дә ныгытырга була, шунда ук кечерәк скалодром һәм өстәл теннисы бар.
1нче спорт мәктәбе директоры Рим Хәйруллин сүзләренә караганда, биредә мәктәп укучылары, Кандра авыл советы оешмалары эшчәннәре, якын-тирә авылларда яшәүчеләр норматив тапшырачак. Шулай ук физкультура-савыктыру комплексының фитнес үзәге дәресләре, воркаут күнегүләре һәм ярышлары узачак.
Мәйданчык 9.00-21.00 сәгатьләрдә эшли, теләге булган һәркем киләлә. Бердәнбер таләп – бирегә спорт киемендә һәм мәйданчыкның резиналы түшәмәсенә зыян салмас өчен спорт аяк киемендә килү.
– Җиһаз кыйммәт, әгәр аңа сакчыл мөнәсәбәттә булсак, ул озак елларга чыдаячак, – ди Рим Хәйруллин. – Мәйданчык “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш таләбе” федерация проекты кысаларында барлыкка килде. Аны җиһазлауга шул исәптән 1нче спорт мәктәбенең бюджеттан тыш акчасы салынды.
Спорт корылмалары өчен нигезне Айрат Биктимеров шәхси предприятиесе белгечләре әзерләде. Алар белән беррәттән тренажёрларны урнаштыру һәм монтажлау белән директор Зөфәр Такыйуллин кул астында физкультура-савыктыру комплексы хезмәткәрләре шөгыльләнде. Спорт объектын беренчеләр исәбендә савыктыру комплексы хезмәткәрләре сынап карады, алар төшке тәнәфесләрен биредә үткәрергә җыена.
Читайте нас