Җиләк чоры җитте. Шәһәр һәм авыл халкы, хуш исле сусыл җиләк эзләп, урман-кырларга ябырылды. Быел табигать бу нигъмәтне мулдан өләшә – җир өсте кып-кызыл, күз ачып йомган арада бер чиләк җыеп алырга була. Җәмәгать челтәрләре мул уңыш һәм кышка әзерләнгән ризык фотолары белән тулган. Туймазылылар гәзит укучыларыбызга үзләре генә белгән тәмлекәч рецептларын тәкъдим итә.
Гөлнара БАҺМАНОВА, мәгариф идарәсе инспекторы
Кирәк: 3 йомырка, 1 чәй кашыгы шикәр (өеп), бер чеметем тоз, 350 г он, тулыр-тулмас стакан сөт, 250-350 г җиләк, ванилинлы шикәр онтагы, каймак.
Әзерләү: онны йомырка сарысы белән тугларга, шикәр, тоз кушарга, болгата-болгата, он өстәргә, йомырка агын күпертеп, җир җиләге кушарга һәм барысын бергә болгатырга. Табынга әзер коймакларны каймак яки шикәр онтагы белән бирергә.
Ләйсән Хөсәенова,
Карат авыл советы авыл биләмәсе башлыгы
Җиләк кайнатмасы
Кирәк: 1/2 исәбеннән җиләк һәм шикәр.
Әзерләү: урман җиләген чүбеннән араларга, төп-сәләреннән арындырырга, юарга, суын саркытырга. Әзер җиләкне үлчәргә, шулкадәр үк шикәр кирәк булачак. Боларның барысын да кайнатма әзерләнәчәк зур савытка салып, бутарга һәм бер сәгатькә калдырырга. Бу вакытта җиләкнең суты чыгачак. Тагын бер тапкыр яхшылап бутарга. Утка куеп, даими болгата-болгата, кайнатып чыгарырга. Биш минутлап кайнатырга һәм уттан алып суытырга.
Капкачларны кайнатырга, банкаларны стерильләштерергә.
Кайнатманы кабат уртача утка куярга. Болгатып торып, янә кайнатып чыгарырга, биш минут кайнатып, банкаларга тутырырга. Капкачлап, әйләндереп куярга. Кайнатма суынганчы шулай торсын. Аннары кышка салкынча урынга урнаштырырга.
Ралия ХАННАНОВА, “Мәктәптә туклану”
җәмгыяте шеф-пешекчесе (13нче балалар бакчасы)
Җиләк кәкресе
Кирәк: 200 г сөт яки су, 3-4 аш кашыгы каймак, тоз, он, җир җиләге, шикәр комы.
Әзерләү: сөткә каймак, тоз, он кушып, камыр басарга. Аны 30 минутка суыткычка урнаштырырга. Җиләкләрне юып, суын саркытырга. Суыткычтагы камырны алып, кечкенә өлешләргә бүләргә, җәяргә. Җәймә уртасына җиләк салырга, шикәр комы сибәргә һәм бөгәргә. Ярты сәгать пешерергә.
Зимфира ГАЛИЕВА, “Исток” халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге директоры
Җир җиләге белән эремчекле бәлеш
Кирәк: камыр өчен – 300 г он, 100 г шикәр, 150 г акмай, бер лимон кабыгы, 1 кап көпшәкләгеч. Эчлек өчен – 600 г эремчек, 2 йомырка, 50 г шикәр, 1 кап ванилинлы шикәр. Соус өчен – 400 г
җир җиләге, ярты стакан шикәр, ванилинлы шикәр – тәменчә.
Әзерләү: шикәр һәм йомырканы миксер ярдәмендә тугларга, угычтан уылган акмай һәм лимон кабыгы өстәргә. Миксер ярдәмендә күпертергә. Онны көпшәк-легеч кушып болгатырга һәм майлы катнашмага кушарга. Камыр басып, плёнкага төрергә һәм ярты сәгатькә суыткычка куярга. Аннары табаны майлап, камырны читләрен күтәртеп җәяргә. Камыр өстенә пергамент кәгазе түшәргә, өстенә кофе бөртеге салырга (борчак, фасоль дә ярый).
Камырлы табаны 200 градускача кыздырылган духовкага куярга, 10 минут пешерергә. Бу вакытта бер савытта эремчек белән йомырканы бергә кушарга. Шикәр комы һәм ванилинлы шикәр өстәргә. Катнашманы сак кына бутарга. Камырлы табаны духовкадан алып, кофе бөртекләреннән арындырырга. Эремчекле эчлекне салырга. Бәлешне кабат духовкага тыгарга һәм әзер булганчы 180 градуста 40-50 минут пешерергә.
Җир җиләген калын төпле савытка салып, ванилинлы шикәр комы сибәргә һәм ярты сәгатькә калдырырга. Аннары утка куеп, кайнап чыкканчы тотарга. Бәлешне духовкадан алырга, суытырга. Бәлешне табадан алырга, җир җиләге соусы салып, чәй янына бирергә.
Алия ГАБИТОВА, биләмәара клуб системасының сәнгать җитәкчесе
Кирәк: 250 мл 33 процентлы сөт өсте (сливки), 200 г җир җиләге, 200 г төрле җиләк (кура җиләк, карлыган, бакча җиләге), бисквит печеньесы (“Тирамису”дагы кебек), ярты стакан шикәр.
Әзерләү: җир җиләген шикәрнең яртысы белән блендерда изәргә. Сөт өстен калган шикәр белән тугларга. Зур стакан яки тәпиле касә (креманка) төбенә 2шәр аш кашыгы күпертелгән сөт өсте салырга. Өстенә вакланган печенье (бисквит) салырга һәм җиләк измәсе өстәргә. Җиләкләрне яртысын салып, сөт өсте белән капларга һәм калган җиләкләр белән бизәргә. Берничә сәгать суыткычта тотарга.
Нәргизә НУРМӨХӘМӘТОВА,
Туймазы районы һәм шәһәре гаилә хезмәте җитәкчесе
Кирәк: камыр өчен 120 г маргарин яки ак май, 400 г он, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы көпшәкләгеч, 300 г җиләк. Өстенә кою өчен 200 г каймак, 100 г шикәр, 1 йомырка. 2 аш кашыгы он.
Әзерләү: уалып торган камыр басарга һәм аны читләре аерыла торган табага салырга, эчлеге агып чыкмасын өчен читләрен биек итеп калдырырга. Җиләкләрне салырга. Өстенә каймаклы катнашманы агызырга. 30-40 минут пешерергә.