Аны “Содружество” идарәче компаниясе урнаштырган, шулай ук “Экология Т” җәмгыяте белән аны хезмәтләнерү өчен килешү төзегән.
– Чүп-чарны аерып җыю белән күптән шөгыльләнәбез, – ди идарәче компания җитәкчесе Илмир Вәлиев. – Байтак йорт ихаталарында каты-көнкүреш калдыклары контейнерларыннан тыш, кәгазь, пластик һәм пыяла өчен савытлар урнаштырылган. Батарея һәм энергияне янга калдыручы лампаларны туплау өчен бу контейнер әлегә беренче карлыгач. Контейнерны “экологлар” өч айга бер тапкыр бушатачак. Аны хезмәтләндерү чыгымнары йорт хуҗаларына йөкләтелми – аларны торакны асрау исәбенә каплаячакбыз.
Озакламый шундый ук контейнерны Чапаев урамындагы 22нче йорт янында да урнаштыру күздә тотыла.