Башкортстанда халык өчен парк һәм аллеялар ачылды, әмма аерым сак астындагы табигать биләмәләреннән, шул исәптән “Кандракүл” табигать паркыннан, чикләү-тыюлар гамәлдән чыгарылмады. Шуңа карамастан, аның хезмәткәрләре ял итүчеләрне кабул итәргә әзерләнә.
– Табигать паркы биләмәсендә эш ел дәвамында да тынмый, – ди “Кандракүл” аерым тармак-бүлекчә начальнигы Тәлгать Шәрифуллин. – Кыш көне хезмәткәрләребез кыргый җәнлекләргә ашарга куя, яз көне яшелләндерү эшләре белән шөгыльләнә, экология өмәләре үткәрә, браконьерларны ачык-лау буенча рейдлар үткәрә. Май бәйрәмнәрендә “Яшел Башкортстан” чарасы кысаларында чираттагы тапкыр агачлар утыртылды – хезмәткәрләребез Кандра авыл советы эшчәннәре белән берлектә күлнең төньяк ярында бер мең төп нарат утыртты.
Шулай ук ял итүчеләрне кабул итүгә дә әзерлек барды: тычканнарга һәм талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелде; водолазлар күлнең өч комлыгы төбәгендәге су төбен тикшерде һәм чистартты; коткаручылар командасы эшкә кереште, алар суда коену өчен хәвефле урыннарны күрсәтүче билге-калкавычлар урнаштырды.
Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан алынган су үрнәкләрен тикшерү аның сыйфатында тайпылышлар булмавын күрсәтте. Хәзер без Уфа Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләреннән һәм экспертлардан шундый ук нәтиҗә көтәбез. Шуның белән бергә алардан комлыклардан файдалануга таныклык та алачакбыз. Ял итүчеләргә су коену өчен тәгаенләнгән урыннар Русия Гадәттән тыш хәлләр ми-нистрлыгы БР Дәүләт бәләкәй күләмле көймәләр инспекциясе тарафыннан тикшерелде һәм техника таныклыгына ия булды.
Ял чоры ачылуга турбаза хуҗалары да әзерләнә, без алар белән оештыру мәсьәләләре буенча җыелыш үткәрдек, шул исәптән парк биләмәсеннән чүп чыгаруга килешү төзү уңаеннан да. Бу мәсьәләдә барысы белән дә уртак фикергә киләлмәдек. Кайберәүләр, каты-көнкүреш калдыкларын биләмәләреннән үзләре чыгаруга сылтанып, килешү төзүдән баш тарта. Югыйсә аларның ял итүчеләре табигать паркы комлыкларыннан файдалана.
Карантин чорында парк биләмәсенә читләр кермәсен өчен без төп юллардагы бөтен биш шлагбаумны да бикләдек. Республика Башлыгының табигать паркларының ял итү өчен тыелган төбәк булуы турындагы указлары саллы тәэсир чарасы булыр дигән идек, ялгышканбыз. Билгесез затлар кайбер шлагбаумнарны бетон нигезе белән бергә каерып алган. Хәзер аларны тергезәбез.
Быел табигать паркына керү өчен алынган бәягә килгәндә – аның күләме БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының 456нчы приказына (2019 ел, 30 июль) ярашлы рәвештә билгеләнә. Быел парк биләмәсенә керү бер кешегә 150 сум. Бер автомобиль өчен 90 сум тәшкил итәчәк.
Без ял чоры ачылуын кө-тәбез һәм рөхсәт булу белән туймазылыларны һәм район кунакларын биредә каршы алырга бик шат булачакбыз, – диде Тәлгать Шәрифуллин.