Төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, кимендә 65 яшьлек кешеләргә өйләреннән элеккечә азык-төлек артыннан кибеткә, даруханәгә, бакчага, зиратларга бару өчен генә чыгу рөхсәт ителә. Бу режим
12 июльгә кадәр озайтылды.
1 июльдән санитария кагыйдәләре үтәлешен катгый күздә тотып, сәүдә үзәкләрендә һәм комплекс-ларда җәмәгать тукландыру рестораннары эшен тергезә. Әмма моның өчен оешмаларның аерым заллары, урамнан яисә төп сәүдә бинасыннан керү өчен аерым ишеге булу зарур. Фуд-кортлар эше элеккечә тыелган.
8 июльдән балалар санаторийлары, мәктәп карамагындагы лагерьларны ачуга әзерлек башлана. Аларның эшен тергезү 15 июльгә чигерелгән.
Шулай ук бу үзгәрешләр-дә махсус урта һәм югары уку йортларына документлар тапшыру кагыйдәләре дә бәян ителгән. Хәзер абитуриентлар уку йортына шәхсән килеп, кабул итү комиссиясенә тиешле кәгазьләрен тапшыра ала.