Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Көнүзәк
6 Июля 2020, 06:55

Кыярны өйгә китереп бирәләр

Туймазы фермерлары Фәрит Габдрәхимовһәм Таһир Латыйпов хәйрия ярдәме сыйфатында Кандра инвалидлар җәмгыятен үз теплица хуҗалыкларында үстерелгән кыяр белән тәэмин иткән.

– Кыяр бик күп иде, мин аны башта үзебезнең җәмгыять әгъзаларына таратып бирдем, аннары Собханкул һәм Туймазы инвалидларына илттем, – дип сөйли Кандра инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Садыйков. – Безнең җәмгыять әгъзаларыннан кала, яшелчәне ялгыз картларга, мохтаҗ гаиләләргә дә тараттык. Кемгә күпме кирәк, шулкадәр алды – кемдер бер-ике килограмм, кемдер тартмасы белән, капчыклап. Яшелчә барыбызга да җитте.
Читайте нас