Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Көнүзәк
6 Июля 2020, 07:05

Гәзиткә алдан языл

Русия почтасы Башкортстанда агымдагы бәяләр буенча 2021 елның беренче ярты еллыгына матбугатка яздыру эшен башлап җибәрде.

Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
Басма киң мәгълүмат чараларына кәгазь каталог буенча барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальонны өйгә чакыртып язылырга була.
Чарада меңнән артык басма катнаша, шулар арасында федерация әһәмиятендәге 330 гәзит һәм журнал, шулай ук республика басма киң мәгълүмат чаралары.
Шулай ук мәктәп-интернатларны, балалар йортларын, ветераннарны яки өлкән кешеләрне, картлар йортларын һәм теләсә кайсы мохтаҗ кешене хәйрия максатында гәзит-журналга яздырырга була. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яки “Игелек агачы” (podpiska.pochta.ru/derevo-dobra/region) һәм “Күршеңне яздыр” (podpiska.pochta.ru/collection/sosed) чаралары сәхифәләрендә төбәкне, җәмәгать оешмасын сайларга яки гәзит-журнал алучының почта адресын күрсәтергә кирәк.
Фото: serdobsk.pnzreg.ru
Читайте нас