Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Облачно
Көнүзәк
29 Июня 2020, 07:40

Шалтырат, ветеран!

Бөек Ватан сугышы яугирләре һәм инвалидларына кесә телефоннары һәм гомергә түләүсез хезмәтләндерүгә сертификатлар тапшырыла

Телефоннар Җиңү көне алдыннан тапшырылырга тиеш иде, әмма эпидемиология хәле начар булу сәбәпле, алар ияләрен хәзер генә тапты.
Тоташ алганда, илебездә телефоннарга кимендә 52 мең кеше, шул исәптән 41 туймазылы ия булачак – бүген районда шулкадәр ветеран яши.
Кесә телефоннары һәм сертификатлар тапшыру бурычын “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге һәм Бөтенрусия “Җиңүнең ирекле ярдәмчеләре” иҗтимагый хәрәкәтенең чәмле әгъзалары үтәячәк.
– Бу телефонны ашыгыч ярдәм күрсәтү чарасы дип атарга була, – ди район Хакимиятенең яшьләр бүлеге начальнигы Альберт Хәсәнов. – Аңа һәр яугир өчен кирәк барлык ашыгыч хезмәтләр, шул исәптән “ашыгыч ярдәм”, аңа беркетелгән җәмәгать хезмәткәре һәм ирекле ярдәмченең телефон номеры кертеләчәк. Таләп ителсә, бу яугирләргә тиз арада үз хәлен сөйләп бирү мөмкинлеге бирәчәк. Сәламәтлеге начарайсынмы, азык-төлек сатып алырга кирәк булсынмы яисә фатир җыештырыргамы.
Кулланучылар уңайлылыгы өчен җиһазларның экраны зур һәм телефон номерын җыяр өчен төймәләре эре булырга тиеш. Телефоннар илебез биләмәсендә гомерлек лимитлы тарифка тоташтырылган.
Ветераннар яңа гаджетны тизрәк үзләштерсен өчен аларның һәркайсына ирекле ярдәмчеләр беркетелгән.
Яңа җиһазны беренчеләрдән булып 93 яшьлек яугир Мәсәлим Кәррам улы Закиров алды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ветеран фатирда ялгызы яши һәм йорт мәшәкатьләрен үзе башкара. Әмма кайчак сәламәтлеге борчый. Шуңа күрә медиклар һәм җәмәгать хезмәтләре белән элемтәдә булу зарур аңа. Өстәвенә, улы – хәрби офицер, еракта яши һәм әтисе янына еш кайталмый.
Закиров ирекле ярдәмчеләрне орден һәм медальләр тагылган парад киемендә каршылады. Алар исәбендә – Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре.
Бөек Ватан сугышы башланганда Мәсәлимгә 14 яшь була. Әтисе һәм ике абыйсын фронтка алалар. 1944 елда 17 яшьлек Мәсәлим дә яуга китә. Ырымбур өлкәсе Тоцкое авылы янында уку-артиллерия полигонында танкка каршы коралдан атучыга укып чыга.
Мәсәлим Җиңүне Минск шәһәрендә каршылый, дивизияләрен шунда җибәргән булалар. Тиздән туганнарын күрергә хыялланса да, яугирләрне, эшелонга төяп, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Аннары ул совет-япон сугышында катнаша, Порт-Артурда хезмәт итә. Өйгә 1951 елда гына кайта.
Читайте нас