Федерациянең “Парад ветеранга килә” чарасы кысаларында Туймазыда Бөек Ватан сугышы яугирләре – Шәмсетдин Хөснетдин улы Яушев һәм Фәйзелгаян Фәткелбаян улы Габделхаковны котладылар. Фронтовикларны район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов һәм хәрби комиссар Салават Бәхтияров сәламләде. Ветераннар яшәгән йорт ихаталары аша яшь армиячеләр взводы, сугыш еллары техникасында реконструкторлар үтте.
Ветераннарны һәм парадта катнашучыларны сәламләп, Салават Бәхтияров ата-бабаларыбыз батырлыгын данлауның мөһимлеген ассызыклады. Шуңа өстәп, бүген каршы килүче көчләр илебезнең җиңүгә салынган өлешен киметергә тырыша, тарихны үзләренчә язарга тели. “Илебезне фашист илбасарларыннан саклаган һәр фронтовикны, тылда хезмәт салган, туган җирен сугыштан соң тергезгән һәркемне хәтеребездә тотып, без аларга каршы тора алачакбыз”, – дип билгеләп үтте ул.
Шәмсетдин Хөснетдин улы Яушев та Бөек Җиңүгә багышланган чарада катнашучыларны сәләмләде, сугыш елларындагы хатирәләре белән уртаклашты, игътибар бирүләре өчен рәхмәт әйтте.
– Күңелем нечкәрде, зур рәхмәт! – диде туган илен сугышта һәм сугыштан соң яклаган ветеран. Ул озак еллар хокук тәртибе һәм закончылык сагында торган, шул исәптән Туймазы район халык суды судьясы вазифасында да.
Өлкән яшьтә булуларын исәпкә алып, ветераннар парадны урындыкка утырып кабул итте. Әмма яу кырында һәлак булганнар истәлегенә тынлык минуты игълан ителгәч, ветераннар аяк үрә басты. Шушы минутларда аңлыйсың да инде – элекке яугирләр булмый ул.