Районда сугышта һәлак булганнарны халык катнашлыгыннан башка чәчәкләр салган һәйкәлләр янында искә алдылар.
Хәсрәтле ана һәйкәле янындагы тантаналы чарада район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, район һәм шәһәр Советлары рәисләре катнашты. Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, фронтта алышкан яугирләр белән станоклар артында һәм кырда хезмәт салган тыл эшчәннәренең бердәм көче белән генә илебезнең җиңү яулый алганлыгын билгеләп үтте.
– Бөек Ватан сугышы турында дөреслекне сакларбыз, тыныч һәм ирекле тормыш өчен гомерләрен аямаган каһаманнарыбызны һәрвакыт истә тотарбыз. Туган ил өчен башын салганнарга мәңгелек дан! – диде ул.