«Спартак» стадионында өч ел күләмле эш бара. Беренче өлештә футбол кырында ясалма түшәмә пәйда булды. Моны түземсезлек белән көткән футболчылар беренче елда ук анда кимендә 200 ярыш үткәрде. Әле пандемия нәтиҗәсендә биредә күнегүләр дә узмый. Аның каравы, төзүчеләр төзекләндерү һәм ремонт эшләрен төгәлли алачак.
Чикләү чаралары гамәлдән чыгарылгач, спортчылар тәүлек әйләнәсенә стадионда күнегә һәм ярышларда катнаша алачак: биредә үзгәртеп кору барышында 16 метрлы прожектор баганалары утыртылды, алар спорт объектын дүрт яктан яктырта. Моннан тыш, футбол кыры әйләнәсе буенча кызгылт төстәге заманча йөгерү сукмагы салынды. Хәзер рухи һәм физик яктан таушалган резина плитәләр урынына биредә сыйфатлы тигез түшәмә пәйда булды.
– Спорт-йөгерү сукмагы киңәйде, анда берьюлы бер рәттә алты йөгерешче узыша ала, – ди район Хакимиятенең спорт бүлеге начальнигы Вячеслав Чернов. – Ул евростандартлар буенча башкарылган: алдан асфальтланган нигезгә берничә кат гранулалы шина валчыгы салынган. Яңа сукмак сыгылмалы, температура үзгәрүгә һәм таушалуга чыдам, ультрашәмәхә нурлардан курыкмый. Иң мөһиме – резина түшәмәнең сыгылмалылыгы нәтиҗәсендә спортчыларның умыртка баганасы һәм буыннарына йөкләнеш кими, алар егылган очракта да җәрәхәтләнми.
Шулай ук җиңел атлетика тармаклары корыла, алар өчен футбол кыры һәм йөгерү сукмагы арасында урын бүленгән. Алар озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, ядрә чөю, каршылыклы йөгерү өчен тәгаенләнгән. Киләчәктә спортның бу төрләрен үстерү өчен тиешле җиһазлар сатып алынган да инде. Үзгәртеп кору төгәлләнгәч, районда республика күләмендә генә түгел, бөтенрусия ярышлары үткәрү дә күзаллана.
Реконструкция кысаларында стадионның көнбатыш трибунасы ремонтланган: таушалган бетон плитәләр алыштырылган, эскәмияләр урынына Русия триколоры һәм Башкортстан әләме төсендә өч мең пластик кәнәфи урнаштырылган. Озакламый стадионның коймасы яңартылачак, электрон табло һәм тавыш системасы барлыкка киләчәк.
– Барлык чыгымнарны, бу исә кимендә 76 миллион сум, БРның максатлы җәмәгать программасы фонды үз өстенә алды, – ди Чернов. – Әгәр спорт объектларына сакчыл мөнәсәбәттә булсак, ул безгә дистә елларга җитәчәк. Шуңа күрә тамашачылар бирегә күмәк чаралар вакытында гына керә алачак.
Объектны төзекләндерүгә стадион җитәкчеләре дә кушылды. Түләүле хезмәт күрсәтү кысаларында кергән акчага стадион яклап трибуна астындагы биналарга ишек киңәйтелде, биналарның үзендә видеокамералар, автомат янгын хәвефсезлеге сигналы урнаштырылды, җиңелчә ремонт ясалды. Футбол кыры тармаклардан биш метр биеклектәге челтәр белән аерылды, нәтиҗәдә туп кырдан читкә чыгып очып, күнегүләргә һәм ярышларга комачауламый.