Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Көнүзәк
4 Июня 2020, 12:10

Пособие ярдәм итте

Татар-Олканнан Петровлар гаиләсе дәүләттән килгән ярдәм акчасын кая юнәлтергә карар иткән инде

Күптән түгел дәүләттән балаларга түләнә башлаган җәмәгать пособиесе күпләр өчен коткару чарасына әверелде. Татар-Олканнан Петровлар гаиләсе – моның анык мисалы.
Гаилә башлыгы Олег Пет-ров юл төзү-ремонтлау идарәсендә асфальт салучы булып эшли. Хатыны Ксения Михайловна – өч бала анасы, ике яшьлек кызы Диананы тәрбияләү буенча декрет ялында. Аңардан тыш, гаиләдә дүрт яшьлек Данил үсеп килә. Өлкән уллары Салаватка исә 20 яшь, ул Туймазы педагогия колледжының соңгы курсында укый.
– Гаилә бюджетыбыз тотрыксыз, – ди Петрова. – Иремнең эше чорга бәйле, шуңа күрә кыш һәм яз көне хезмәт хакы күп түгел. Җиткерергә тырышабыз инде. Бакча коткара, анда бәрәңге, суган, кишер, чөгендер утыртабыз. Теп-лицада кыяр, борыч һәм помидор үстерәбез. Җәй көне гадәттә бозау алып симертәбез, бройлер, каз үстерәбез, куян асрыйбыз. Ит үзебезнеке безнең.
Ай саен акчаны менә шулайрак тотынабыз: биш мең чамасы телефон, интернет, газ, ут, чүп чыгарган өчен түлибез. Кызыбызга памперс, сутлар, балалар ризыгы алу өчен өч-биш меңгә кадәр китә. Калган бар акча диярлек кием, азык-төлеккә, бензин, машинаны хезмәтләндерүгә китә. Өлкән улыбызга да ярдәм итәсе килә ич. Ул фатир арендалап тора, күптән түгел өйләнде.
Балалы гаиләләрнең акчага дәгъва итәчәге турында белгәч, шундук “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша тиешле гариза тапшырдым. Ярый әле хәзер интернет бар һәм документ рәсмиләштерү өчен шәһәргә барырга кирәкми. Башта өч ай дәвамында кызыбызга бишәр мең сум түләделәр. Шушы көннәрдә исә уртанчы улыбызга бер тапкыр түләнелүче пособие – ун мең сум килде. Элек төпчегебезгә 225әр сум түлиләр иде – хәзерге вакыт өчен көлке инде бу. Әле өч-җиде яшьлек балаларга пособие алу өчен документлар тапшырдык. Бу акчага бозау һәм кызыбызга велосипед алырга җыенабыз. Барысы да исәптә безнең.
Дәүләт ярдәменнән бик канәгатьбез. Мондый ярдәмне ел саен җәй азагында, байтак гаиләләр балаларын мәктәпкә әзерләгәндә бирсеннәр иде дип телибез. Бу күпләрнең тормышын җиңеләйтер иде.
Читайте нас