Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Көнүзәк
4 Июня 2020, 10:25

Инвестор өчен файдалы мәйданчык

Районда сәнәгать кластеры оештырылачак

Чәршәмбе көнне районыбызга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров килде. Эш сәфәре барышында ул сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге, биләмәләрне төзекләндерү белән танышты, шулай ук күчмә “Сәнәгать сәгате” үткәрде, төбәк халкы белән аралашты.
Республика Башлыгы иң элек “Нефтемашавтоматика” компаниясенең җитештерү мәйданчыгын карады, ул нефть-газ сәнәгатен проектлау, җитештерү һәм хезмәтләндерүдә махсуслаша. “Мондый предприятиеләрне күреп, күңел сөенә. Без үз чиратыбызда аларның үсешенә ярдәм итәчәкбез, әлбәттә”, – диде Радий Хәбиров.
“Туймазытехуглерод” җәмгыяте җитәкчеләренең дә казанышлары бар – компаниянең директорлар советы рәисе Әхәт Газизов сүзләренә караганда, хәзер предприятие технология агымнарының берсен камилләштерү буенча инвестиция проектын тормышка ашыра. Бу җитештерүчәнлекне, продукция чыгару сыйфатын һәм күләмен 2,5 тапкыр арттыру, энергия куллану һәм экология йөкләнешен киметү мөмкинлеге бирәчәк. Инвестиция күләме – 155 миллион сум, шуның яртысы – үз акчалары, икенче яртысы – Сәнәгатьне үстерү фондыннан максатлы заём.
Карат-Тамак авылында Башкортстан Башлыгы “Куш-Бүләк” крестьян-фермер хуҗалыгына юлланды. Хуҗалык директоры Мәүзир Латыйпов сүзләренә караганда, электр энергиясе кытлыгы бүген көнүзәк мәшәкатьләрнең берсе. Бу мәсьәләне хәл итү теплицаларда яшелчәләр өлгерешен тизләтүче лампалардан нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге бирәчәк. Радий Хәбиров мәсьәләне “Башкортстан электр челтәрләре компаниясе” җитәкчеләре белән тикшерәчәген белдерде.
Республика җитәкчесе “Панакс-Агро” җәмгыятендә металл кысадан җи-тештерелгән, ике кат плёнкалы заманча теплицалар белән танышты. Хуҗалык эшчәннәре аларның өстенлекләрен эштә сынарга өлгергән инде – яңа теплицаларны куллану уңышны 2,5 тапкыр арттырган. Биредә аларны җитештерү белән генә чикләнмәскә карар иткәннәр һәм былтырдан теплицаларны җылыту өчен җылылык генераторлары җыя башлаганнар.
Арытабан төбәк башлыгы “Корона” җәмгыяте ортопедия матраслары фабрикасының сәнәгать мәйданчыкларында булды. Хәзер монда өлкәннәр һәм балалар өчен "эконом"нан башлап, "премиум-класс"кача кимендә 50 төрле, шул исәптән шәхси үлчәмнәр буенча матраслар җитештерелә. Сәнәгатьнең айлык күләме 15 мең эшләнмәгә җитә.
Республика Башлыгы сәнәгать эшчәнлеге белән танышты, әзер продукция складларын, фирма кибетен карады, сәүдә базары белән кызыксынды. Фабрика директоры Рамил Мәмлиев сүзләренә караганда, продукциягә Башкортстанда да, респуб-ликадан читтә дә ихтыяҗ бар. Коронавирус инфекциясе шартларында заказлар күләме бераз төшкән, әмма бу предприятиенең үсеш планнарына зыян итми. Яңа проектларны тормышка ашыру өчен җир биләмәсе сайлау зарур.
БР сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев аңлатуынча, хәзер муниципалитет биләмәсендә юнәлеш клас-теры оештырыла, һәм министрлык аңа тоташ ярдәм күрсәтү мөмкинлеген күздә тота.
– Без сәнәгатьләрне саклап калуыгызга бик шат, – дип билгеләде Радий Хәбиров, Туймазы мебель җитештерүчеләре – “Велес” һәм “Апогей” компанияләре күргәзмәләрен караганда. – Мәсәлән, мебель тармагы хәзер катлаулы чор кичерә. Без сәүдә үзәкләрен ачтык, бу чара уңай нәтиҗә бирәчәк. Әгәр сез яңа проектларны тормышка ашырырга әзер икән, рес-
публика, әлбәттә, булган ярдәм чаралары кысаларында әлеге уй-ниятләрегезне хуплаячак.
Аннары рес-публика Башлыгы “Свармет+” җәмгыяте нигезендә эшләүче “Батыр” тагылмалар заводына сугылды. Предприятие металл эшкәртүнең тулы циклын үзләштергән – металлпрокат кабул итүдән заманча технология эшләнмәләре – җиде төрле модификациядә тәкъдим ителгән “Батыр” автотагылмасы җитештерүгә кадәр.
Радий Хәбиров заводның сәнәгать мәйданчыгын карады һәм предприятие өчен көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде. Баш директор Сергей Панкратов сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясе чорында эшчәннәр ялда булган, хезмәт хакы сакланган. Әмма хәзер предприятие, ОКВЭД буенча эшчәнлеге зыян күргән тармаклар исәбенә кермәү сәбәпле, ярдәм чараларыннан файдалана алмый. Завод җитәкчеләре Русия Хөкүмәтенә, аларның тармак-юнәлеше дә ярдәмгә исәп тоталсын өчен, тиешле мөрәҗәгать юллаган. Республика Башлыгы БР Сәнәгать һәм энергетика министрлыгына бу мәсьәләне хәл итүгә кушылырга кушты.
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы “КАМАЗ” шассиенда төзелеш һәм үткәргечләр машиналары җыюда махсуслашучы Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы техникасы үрнәкләрен өйрәнде. Хәбиров предприятие җитәкчеләре белән икътисадның төрле тармак-лары өчен ассортиментны киңәйтү мөмкинлекләрен тикшерде. Ул Башкортстанда башка төбәк тәэминатчылары белән уңышлы көндәшлек итү өчен үзебезнең җитештерүче таләп ителүен билгеләде.
***
Ике атна элек респуб-ликаның ирекле ярдәм-челәре белән онлайн-очрашу барышында Радий Хәбиров Туймазыдан чал чәчле ирекле ярдәмче, Ленинград блокадасын кичергән Валентина Арефьева белән аралашты. Пандемия котырган чорда ул төбәктәге ирекле ярдәмчеләр аша мохтаҗларга азык-төлек сатып алуга кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәткән. Ул чагында Башкортстан Башлыгы эш сәфәре вакытында мотлак аның хәлен беләчәген белдерде. Һәм вәгъдәсен үтәде.
БР Хөкүмәте вице-премьеры Андрей Назаров, район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов һәм Валентина Николаевна белән төбәк Башлыгы Хәсрәтле ана һәйкәленә чәчәкләр салды. Күптән түгел Арефьева юбилеен – 85 яшен билгеләгән һәм Радий Фәрит улы аңа бүләк – чәй чынаяклары һәм электр самавыры тапшырды.
Мәгълүмат һәм фотолар БР Башлыгы
Хакимияте матбугат-хезмәтеннән тәкъдим ителгән.
Читайте нас