Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Көнүзәк
4 Июня 2020, 10:45

Алкоголь депутатлар күз уңында

Башкортстан Дәүләт җыелышы депутатлары карары нигезендә 1 июльдән кибетләрдә исерткеч эчемлекләр сату вакыты үзгәрәчәк.

Төбәктә гамәлдә булган 22.00-10.00 сәгатьләрдә алкоголь сатуны чикләү көчен җуячак. Федерациянең 23.00-18.00 сәгатьләрдәге тыюы гамәлгә керәчәк. Моннан тыш, республика Дәүләт сәүдә һәм эшкуарлар хокукын яклау комитеты тоташ Башкортстан биләмәсендә яисә аерым муниципалитетларда өстәмә чикләүләр билгели алачак. Бу вәкаләтләр алкоголь сатуга чикләүне тиз арада кертү һәм гамәлдән чыгару мөмкинлеге бирәчәк, муниципалитетларга алкогольсез төбәккә әверелергә ярдәм итәчәк.
Фото: i.sakh.com
Читайте нас