Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Көнүзәк
3 Июня 2020, 11:05

Фонтаннар уянды

Ел саен шәһәр фонтаннарын тантаналы шартларда эшләтеп җибәрделәр, әмма бу юлы башкача булды – алар гадәти эш тәртибендә ачылды.

Ачылыр алдыннан бар объектлар да төзекләндерелгән: касәләре буялган, тирә-ягы ремонтланган. Әлегә Мәңгелек ут, “Апогей” кибете һәм татар драма театры янындагы һәм Яшьләр төбәгендәге фонтаннар эшли башлады. Чапаев урамында урнашканы ремонтлана.
– Кызганычка, кайчак, пычрану сәбәпле, объектларны җәй уртасында туктатырга туры килә, – ди төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров. – Касәләрдә кәгазь, нарат күркәләре, хәтта брусчатка кисәкләре җыела, алар су насосларын тыгылдыра. Фонтаннарның суын агызып, бассейнны тазартырга, җиһазларны ремонтларга туры килә. Моның өчен бюджет акчасы таләп ителә. Шуңа күрә якташларыбыздан пөхтәрәк булуын һәм шәһәребез күрке – ясалма чыганакларны саклавын үтенәм.
Фото: photogoroda.com
Читайте нас