Алар гадәттә 1 майдан эшли башлый иде. Әмма быел коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә бу вакыйга чигерелә.
– Парк 1 июньдә дә ачылмаячак, – дип хәбәр итте парк директоры Дмитрий Ващук. – Без “Роспотребнадзор”ның республика бүлегеннән махсус рөхсәт алырга тиеш, аның вәкилләре исә әлегә бер мәгълүмат та бирми. Паркны ачу чама белән 14 июньгә чигерелә.