Моннан тыш, аларны балалар, мәгариф, медицина оешмаларында, физкультура-савыктыру биналарында, яшьләр катнашлыгындагы күләмле мәдәният чараларында сату тыелачак. Бу хакта төбәк парламентының мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.
— Балаларның тәүлек дәвамында кулланган эчемлек күләмен беркем дә исәптә тотмый, – ди БР Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев. – Куәт бирүче эчемлекләрне күпләп куллану нәтиҗәсендә организмга килгән зыян расланган, ул хәмер эчүдән килгәненә тиңләштерелгән.