Бу аларга барлык яңалыклардан хәбәрдар, әйләнә-тирә мохит белән бәйләнештә булырга ярдәм итә. Шуны аңлап, районның кайбер предприятиеләре һәм оешмалары Җиңү көненә бүләк сыйфатында ветераннарны 2020 елның икенче яртысына “Туймазы хәбәрләре” гәзитенә яздырды. “Башкиравтодор” җәмгыятенең Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе (җитәкчесе Раил Хаҗиев), “СОЗАиТ” җәмгыяте (Зөлфия Лысенкова) һәм “Стройхолдинг” (Марат Арсланов) җәмгыяте пенсионерларга бишәр данә гәзит бүләк иткән.