Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Көнүзәк
14 Мая 2020, 10:50

Майда һәм июньдә ничек ял итәбез?

24 май – Ураза бәйрәме – республикада эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителгән.

Быел бу дини бәйрәм якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ул бәйрәмнән соң килгән киләсе эш көненә күчә. 12 июнь – Русия көне – шулай ук эш көне булмаган бәйрәм көне.
Шулай итеп, Башкортстанда бәйрәм көннәре уңаеннан биш көнлек эш атнасында 23, 24, 25 майда һәм 12, 13, 14 июньдә ял итәчәкбез. Пәнҗешәмбе, 11 июньдә, эш көне бер сәгатькә кыскара. Ел саен бирелүче төп яки ел саен бирелүче өстәмә түләүле ялга эш көне булмаган бәйрәм көннәре – 24 май һәм 12 июнь – өстәлми.
Фото: ftimes.ru
Читайте нас