Туймазы хәбәрләре
+22 °С
Облачно
Көнүзәк
14 Мая 2020, 10:45

«Герой Йолдызы” Милли музейда төпләнде

Җиңү көнендә Мәскәүдән Уфага генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның “Алтын Йолдыз» медален китереп җиткерделәр.

Владимир Путин Русия Герое дәрәҗәсен Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Шәйморатовка шушы елның мартында биргән иде. Хәзер бүләк БР Милли музеенда сакланачак.
Медаль 9 Май көнне иртән Мәскәүдән кайтты. Уфаның үзәк урамнары буйлап аны Хәрби колонна озата барды. Медальне Милли музейга мәңгеллеккә саклау өчен тапшыру тантанасы Совет мәйданында узды.
– Башкортстан һәрвакыт батырлары белән дан тотты. Нәкъ менә шушында, Уфаның Совет мәйданында, 1942 елның мартында дивизия командиры Миңнегали Шәйморатов республика җитәкчелегенә фронтка китәргә әзерлек турында хәбәр итте. Безнең атлылар батыр сугышты, дошманда курку уятты. Соңгы баруында Ватан өчен үлемнән дә югарырак дан юклыгын исбат итте Шәйморатов, – диде рес-публика Башлыгы.
Фото: pobeda.rbsmi.ru
Читайте нас